Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: "Каенкай"да әниле, җылы бәйрәм үтте (+ФОТОЛАР)

Районыбызның 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында күркәм традиция яши. Бәйрәм көнендә барлык бакча әниләрен актлар залында җыйнап, матур бәйрәм үткәрү.

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елиайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң элек
"Әннә" дип ачылган.

Үз балаларыбыз авызыннан "Әни", "Әнием" сүзләрен ишетү нинди тәмле бит. Шушы сүзгә синең ярату да, кайгырту да, наз да, борчу да сыйган.

Районыбызның 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында күркәм традиция яши. Бәйрәм көнендә барлык бакча әниләрен актлар залында җыйнап, матур бәйрәм үткәрү. Чын-чынлап җылы, могҗизалы чара булды ул. Бакча һәм гаилә арасын ныгыта торган бәйрәм. Һәр төркемнән әниләр чыгыш ясады анда:безнең бик оста биючеләр дә, җырчылар да, шигырь сөйләүчеләр бар икән.
Көн буе эшләп, ару-талулар да бәйрәмдә юкка чыкты. Чын күңелдән көлдек, еладык.

Барыбыз да сәламәт булыйк. Балаларыбызга терәк һәм кирәк булып яшәү һәрберебезгә насыйп булсын. Бакча җитәкчелегенә һәм тәрбиячеләргә без әниләргә шундый бәйрәм оештырганнары өчен чын күңелдән зур рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев