Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Ватанны саклаучылар көнен “Бердәм Россия” партиясе белән бергәләп каршыладык (+ФОТОЛАР)

23 февраль көнне Чөгәнә авылының җәмәгать үзәгендә Актанышбаш авыл җирлеге халкы бик үзенчәлекле итеп Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте.

 “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм чарасы уен-бәйгеләргә, җыр-биюләргә бай булуы белән аерылып торды. 


Җирлек депутатларының, бюджет оешмасында хезмәт куючыларның әлеге партия членнары булуын искәртеп үтми мөмкин түгел. Залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрик иткән  “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе  башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова  да моны ассызыклады. 


Бәйге-конкурсларда катнашучы һәркем бу көнне  “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең махсус бүләкләре белән хөрмәтләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев