Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәм рухы

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы әтиләр, абыйлар, бабайлар игътибарына ачык эшчәнлек тәкъдим итте. Белем бирү эшчәнлеге "Безнең канатлы дусларыбыз" темасына карата узды. Балалар төрле яклап белемнәрен күрсәттеләр, уку, санау, математик гамәлләр башкару аша кошлар турында мәгълүмат баеттылар. Гомумән, туган як кошларына хас үзенчәлекләрне билгеләделәр. Шунысы...

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы әтиләр, абыйлар, бабайлар игътибарына ачык эшчәнлек тәкъдим итте. Белем бирү эшчәнлеге "Безнең канатлы дусларыбыз" темасына карата узды. Балалар төрле яклап белемнәрен күрсәттеләр, уку, санау, математик гамәлләр башкару аша кошлар турында мәгълүмат баеттылар. Гомумән, туган як кошларына хас үзенчәлекләрне билгеләделәр.
Шунысы куанычлы: "Ромашка" балалар бакчасы мәгариф үсешендә бер адым алдан бара. ЛЕГО материаллары, электрон уку әсбаплары, заманча җиһазланыш, мәгълүмати технологияләрне урынлы файдалану тәрбия процессын отышлы итә. Кошлар турында әңгәмә корганда нәниләребез төркемнәрдә эшләделәр, индивидуаль биремнәр башкардылар. Һәр эш эзлекле барды, нәтиҗәне бергәләп эзләделәр, ачышны үзләре ясадылар. Тәрбияче ярдәмчесе Эльвира Валерий кызы да балаларга биремнәрне үтәргә ярдәм итте. Берничә минут эчендә бихисап катлаулы күнегүләр башкарган балалар өчен сөендек.
Чараның икенче өлешендә концерт күрсәтелде. "Моряк биюе", күңелле җырлар килгән кунакларга бик ошады.
Әйе, балалар бакчасында бала белем һәм тәрбия ала. Танып белү эшчәнлеге аша яңалыклар белә, әйләнә-тирәлекне өйрәнә. Укыту, өйрәтү белән беррәттән, спорт, сәнгатькә карата да мәхәббәт тәрбияли балалар бакчасы хезмәткәрләре. Сәнгать өлкәсендәге уңышларга нәтиҗә ясап, Альбина Мөдәрис кызы "Йолдызлык-2017" фестивалендә безнең мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның уңышларын бәян итте, дипломнар тапшырды. "Конферанс" номинациясендә җиңү яулаган кызларыбыз Аделина Харисова белән Самира Иманаева сәнгатьле сөйләмнәре белән аерылып торалар. "Татар биюе", "Гномнар биюе"ндә чыгыш ясаган балаларның уңышка ирешүендә ата-аналарның, тәрбиячеләрнең хезмәте зур. Балаларның шатлыктан күзләре балкый икән - иң зур бүләк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев