Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышның икенче урта мәктәбе укучылары әниләрен тәбрик итте (+ФОТОЛАР)

Ана назы – җирдә ул мәңгелек!

Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һич алмаш,
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.

Әни! Нинди зур сүз бу! Әйткән саен, ул сүз яңа мәгънә алып килә. Әниләр шул сүздән шатлыгыңны да, борчуыңны да, нәрсә уйлаганыңны да белә. Алай гына да түгел, шушы сүз аша әни синең йөрәгеңә үтеп керә. Чөнки әни сүзе йөрәктән туа. Ә йөрәктән чыккан йөрәккә керә, ди халкым. Әни диеп әйтә алсаң, син инде көчле дә, бәхетле дә.

25 нче ноябрь Россиядә Әниләр көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәмне зурлап уздыру матур бер гадәткә керде. Әлеге дата уңаеннан Актанышның икенче урта мәктәбендә дә төрле чаралар үткәрелә. Үзем эшләгән 1А сыйныфында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды.

Балалар күңелнең иң түреннән чыккан теләкләрен, җырларын, биюләрен – барсын чын йөрәктән әниләренә җиткерделәр. Әниләр белән бергә оныкларын яраткан, иркәләп үстергән, тәмле ризыклар белән сыйлаган дәү әниләребезне дә бәйрәм белән тәбрик иттек. Әниләр дә, үз чиратында, балаларны, дәү әниләрне, “Ромашка” биюе, үзләре әзерләгән шигъри теләкләре белән сәхнәдә чыгыш ясадылар.

Барыбыз да беләбез, бәйрәм бүләксез булмый. Нәни куллары белән балалар әниләренең портретларын ясадылар. Әниләргә бик хуш килде ул. Әйе, җир йөзендә иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә шатлыкларыбызны да зур итеп күрә белүче дә Әни. Без аларны яратырга, хөрмәт итәргә, һәрвакыт булышырга тиешбез! Бәйрәмнәрегез котлы булсын! Рәхмәт сезгә, газизләребез!

Бүген генә түгел, һәрчак, бәйрәмнәр булып торсын,
Килер көннәр бәрәкәтле, имин һәм тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев