Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышта "Тәмле букет" күргәзмә-бәйге җиңүчеләре аталды (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова тәбрикләде. 

Бүген Актанышта үткән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме “Тәмле букет” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге белән башланып китте. Мәдәният йортының фойесында райондагы җирлекләр, мәгариф учреждениеләре әзерләгән букетлар урын алган иде. 


Махсус комиссия алар белән танышып чыккан соң урыннар билгеләде. Әлеге әкияти матурлык район башлыгы Э.Н. Фәттаховка да тәкъдим ителде. 


Күргәзмә-бәйге җиңүчеләре исә бәйрәм сәхнәсеннән аталып, аларга чәчәк бәйләмнәре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Реклама

Авыл җирлекләре арасында беренче урынга Такталачык лаек дип табылды. Икенче урында – Татар Ямалы авыл җирлеге. Җиңүче титулына исә Теләкәй авыл җирлегенең “Тәмле букеты” ия булды. 

Мәгариф оешмалары арасында беренчелекне Актаныш технология техникумы яулады. Икенче урында – “Ромашка” балалар бакчасы, өченче урында – “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакча коллективы. 

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова тәбрикләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев