Актаныш

Бәйрәм уңаеннан "Батыр"да өстәл теннисы ярышы узды

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан - 22 февральдә өстәл теннисы буенча районкүләм ярыш үтте. Күңелле спорт чарасы "Батыр" спорт сараенда оештырылды.

Нәтиҗәләре буенча үз категорияләрендә Илфак Гомәров һәм Илһам Сәрвәров чемпион исемен яуладылар.
Призёр-егетләр Рушан Закиров,Илнур Измайлов, Фәнис Маликов,Урал Мөхәммәтдинов, Илфат Хәмәтнуров, Илназ Маликов та калышмадылар.

Ярышның иганәчеләре-спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров, бертуган Илназ һәм Айгиз Мәгъдәновлар булдылар. Уйнаучылардан һәркем яхшы кәеф дулкынында таралышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: