Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: "Каенкай" балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте (+ ФОТОЛАР)

6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында 7 март көнне Гаилә бәйрәме үтте.

Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр катнашында бик матур чара булды ул. Безнең нәниләребез килгән кунакларга үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. 

Әтиләр, дәү әтиләр, әниләр, дәү әниләр дә чарада актив катнашты. 
Шунысы игътибарга лаек, безнең төркемдә һәр чара үзенчәлекле, кабатланмас итеп оештырыла. Ата-аналар да, балалар үзләре дә аларны көтеп ала, яратып кабул итә. 
 
Шушы матур бәйрәмне уздырган тәрбиячеләребез Ландыш Насрыева, Оксана Измаиловна, музыка җитәкчесе Айназ Халиловага барлык әти-әниләр исеменнән, балаларыбызга тәрбия һәм белем биргәннәре, күңелле чаралар бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев