Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмең белән, Газетабыз!

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр! Сезне "Актаныш таңнары"ның 80 еллык юбилее уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Газета битләрендә районның йөзе чагыла. Аның беренче саны дөнья күргән көннән башлап биредә хезмәт куючылар үзләренең намуслы эшләре, кызыклы, үтемле язмалары аша районның иҗтимагый һәм сәяси тормышын баетуга зур өлеш керттеләр. Бүгенге көндә дә...

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр! Сезне "Актаныш таңнары"ның 80 еллык юбилее уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Газета битләрендә районның йөзе чагыла. Аның беренче саны дөнья күргән көннән башлап биредә хезмәт куючылар үзләренең намуслы эшләре, кызыклы, үтемле язмалары аша районның иҗтимагый һәм сәяси тормышын баетуга зур өлеш керттеләр. Бүгенге көндә дә журналистлар районның социаль-икътисади тормышын яхшыртуда мөһим роль уйныйлар. Коллектив "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" итеп үзгәртелгәч, хезмәтегездә активлык артты. Киләчәктә дә сездән эчтәлекле язмалар көтеп калабыз.
Сезгә эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, иҗат чишмәгезнең саекмавын телим. Бәхет-шатлыклар һәрчак юлдаш булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X