Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт ветераннары!

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм һәм изге теләкләремне ирештерәм. Хезмәтегез кешеләргә карата яхшылык кылу, игелек күрсәтү белән бәйле. Районыбызда яшәүче ветераннарның, инвалидларның, өлкәннәрнең, күп балалы гаиләләрнең тормышын җиңеләйтүгә һәм яхшыртуга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз...

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм һәм изге теләкләремне ирештерәм. Хезмәтегез кешеләргә карата яхшылык кылу, игелек күрсәтү белән бәйле. Районыбызда яшәүче ветераннарның, инвалидларның, өлкәннәрнең, күп балалы гаиләләрнең тормышын җиңеләйтүгә һәм яхшыртуга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята. Тырышлыгыгыз, башкаларга карата җылы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Киләчәктә дә социаль өлкәдә сезнең эшлекле фикерләрне тыңлап, яңалыкларны уңышлы файдаланып, район халкына хезмәт итүдә бергәләп эшләрбез дип ышанам. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев