Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары!

Халыкара укытучылар көне белән!

Сезне Халыкара укытучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне һәм фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм. 


Безнең районда үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар эшли. Аларның югары һөнәри осталыгы, укыту-тәрбия процессын, яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыру бәрабәренә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Нинди генә һөнәр иясе булсак та, без сезгә – хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсыйхәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Зур тизлек белән  үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып, киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле. 


Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев