Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар!
Укытучыларның тырыш, сабыр, хезмәт сөючән булуларына сокланабыз.
Районыбыз укытучылары елдан-ел яңа үрләр яулый, уңышларга ирешә, аларның сафлары яшь, сәләтле алмаш белән тулылана бара.
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, кадерле укытучылар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, нык ихтыяр көче, гаиләләрегезгә иминлек, катлаулы да, мактаулы да хезмәтегездә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев