Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмегез мөбарәк булсын

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Язгы кояш нурына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек....

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Язгы кояш нурына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек.
Мәгълүм булганча, хәзерге заманда хатын-кызның роле һәрдаим көчәя бара. Хатын-кызлар мәгариф һәм мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Һәм безнең уртак бурычыбыз - аларның алга таба рухи һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү, хатын-кызларның тиз үзгәрүчән тормыш ритмына тулысынча кушылуына шартлар тудыру.
Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Ә шушы күркәм гадәтләргә өйрәтүне гаиләдә әниләрдән, хатын-кызлардан да остарак башкаручы юк.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!
Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев