Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмне фаҗигаләрсез үткәрик

Тиздән Яңа ел да җитә. Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехник эшләнмәләр сатыла башлады. Ул бүген сезонлы сатыла торган куркыныч товарлар исемлегенә кертелгән. Шуңа аны бары тик махсус кибетләрдән яки бүлекләрдән, лицензиясе булган сатучылардан гына алырга кирәк. 16 яше тулмаганнанарга аны сату да тыела. Өлкәннәр күзәтчелек итмәгәндә, 18 яше тулмаганнарга да...

Тиздән Яңа ел да җитә. Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехник эшләнмәләр сатыла башлады. Ул бүген сезонлы сатыла торган куркыныч товарлар исемлегенә кертелгән. Шуңа аны бары тик махсус кибетләрдән яки бүлекләрдән, лицензиясе булган сатучылардан гына алырга кирәк. 16 яше тулмаганнанарга аны сату да тыела. Өлкәннәр күзәтчелек итмәгәндә, 18 яше тулмаганнарга да аның белән эш итәргә ярамый. Алкогольле эчемлек кулланган очракта, хәтта өлкәннәрнең дә пиротехника белән эш итәргә хакы юк.

Моны күз уңында тотып, яңа ел бәйрәмнәре чаралары вакытында гражданнар гомере һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, "Янгын куркынычсызлыгы турында" Федераль закон һәм ТР законы нигезендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Әлеге режим гамәле чорында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык- энергетика комплексы объектлары чикләреннән 1000 метр арада урнашкан, шулай ук, торак комуналь-хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, ТРда кешеләр күпләп булган объектлар чикләреннән 300 метр арада урнашкан территорияләрдә пиротехник әйберләр куллану тыела. Бу карарның үтәлешен тәэмин итү, пиротехник товарларның әйләнешен тикшерү һәм куллану базарында хокук бозуларны булдырмау максатында, Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан эшчәнлек алып барыла.

Сәүдә үзәкләре, белем бирү учрежденияләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, ягулык- энергетика комплекслары, халык күпләп була торган урыннар полиция бүлеге тарафыннан контрольдә тотыла. Әлеге урыннарда хокук бозу очраклары күзәтелгәндә, пиротехник эшләнмәләрне тиешенчә кулланмаганнарга карата чаралар күреләчәк. Төнлә пиротехник эшләнмәләр кулланып, 12.01.2010 елдан гамәлдә булган ТР законын бозучылар административ җавапка тартылачак. Пиротехник товарларны саткан очракта, шәхси эшмәкәр булып исәптә тормаганнар һәм урамда пиротехник эшләнмәләр сату тәртибен бозучыларга карата да катгый таләпләр бар.

Хөрмәтле гражданнар! Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылганнар. Әмма барлык кагыйдәләрне саклап кулланмасаң, тормыш өчен куркынычка әвереләләр. Шуңа күрә, үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк, уяу булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев