Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Кадерле райондашлар! Яз бәйрәмнәрендә туган якларына кайтучы хөрмәтле якташларыбыз! 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-сөенечләр, аяз күк йөзе, гаилә иминлеге телим. Якыннарыгыз янәшәсендә бәхет-сәгадәттә, тыныч тормышта яшәвегезне, эшегездә, укуыгызда уңышларга ирешүегезне телим. Күңелләргә җылылык өстәгән, якты матур өметләр...

Кадерле райондашлар! Яз бәйрәмнәрендә туган якларына кайтучы хөрмәтле якташларыбыз!
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-сөенечләр, аяз күк йөзе, гаилә иминлеге телим. Якыннарыгыз янәшәсендә бәхет-сәгадәттә, тыныч тормышта яшәвегезне, эшегездә, укуыгызда уңышларга ирешүегезне телим.
Күңелләргә җылылык өстәгән, якты матур өметләр уяткан, олысы-кечесе көтеп алган бәйрәм ул. Шунысы сөенечле: халкыбыз бу бәйрәмне олы өметләр белән, зур планнар корып каршылый. Йорт яннарын, тирә-якны, авыл урамнарын чистартып куя. Язның әлеге матур бәйрәме хезмәт сөючән халкыбызның бердәмлеген, тырышлыгын, чисталыгын чагылдыра. Май аена аяк басуга ук яшәүнең никадәр ямьле, кадерле булуына тагын бер кат инанабыз. Зәңгәр күгебезне якты кояш нурлары тагын да яктыртсын. Табигатьнең уянуын тойган барча тереклек, кешелек үзендә җанлану сизә. Тирә-ягыбыз яшеллеккә төренә, күзләрне иркәләп күбәләкләр оча, кошлар сайравы ишетелә.
1 майда халкыбыз гомер-гомергә Карга боткасы бәйрәмен уздырып килгән. Авыл халкының, бигрәк тә, балаларның көтеп алган бәйрәме булып санала ул, аның йолалары әле дә сакланып килә.
Яз бәйрәме гаиләләребезгә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыбызга наз, игелекле гамәлләребезгә уңышлар китерсен. Бу чорга исәпләгән барча ниятләрегез тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!
Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев