Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Cафлар тулыланды

"Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе шушы көннәрдә тагын бер истәлекле миссия башкарды. 2016 елга аяк басарга җыенганда үзенең сафларын тулыландырды. 41 райондашыбызга партия билетлары тапшырылды. "Бердәм Россия" партиясенә кабул ителүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур күпчелекне тәшкил итә. Күптән түгел генә җитәкчелеккә алынган хуҗалык җитәкчесе...

"Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе шушы көннәрдә тагын бер истәлекле миссия башкарды. 2016 елга аяк басарга җыенганда үзенең сафларын тулыландырды. 41 райондашыбызга партия билетлары тапшырылды.
"Бердәм Россия" партиясенә кабул ителүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур күпчелекне тәшкил итә. Күптән түгел генә җитәкчелеккә алынган хуҗалык җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгы да партия сафларына килеп кушылды.
Аларга билетларны муниципаль район башлыгы - "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәркатибе Фаил Камаев тапшырды.
2016 елда нәрсә көтә?
30 ноябрьдә "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 23 нче конференциясенең икенче этабы үткәрелде. Анда "2015 елда сайлау кампаниясе йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында"гы, шулай ук төбәк сәяси советын, төбәк контроль-ревизия комиссиясен тулыландыру мәсьәләләре каралды. 15 нче съездда Теләкәй башлангыч бүлекчә сәркатибе Гөлнара Мусина катнашачак.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерлек инде башланып китте, һәм ул 2016 елга планлаштырылган төп максатларның берсе булып тора. Шул уңайдан Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев шушы бурычлар турында аңлатып үтте.
Кемнәр алар - тарафдарлар?
Партия әгъзасы итеп кабул ителгәнче, кеше башта 6 ай дәвамында тарафдар булып тора. Алар да гариза язып керәләр. Быел Актаныш буенча 137 кеше партиягә тарафдар булып керде, шуның 67се партиягә алынды. Калганнары да партия сафларын арттырырлар дигән ышаныч белдерелә.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге сәяси советы утырышында тарафдарларның җирле советы сайланды. Партия бурычларын һәм программа максатларын тормышка ашыруда алар ярдәм итәргә, бу максатларны гражданнарга аңлатуда, сайлау алды агитациясен алып баруда катнашырга, кыскасы, партия оештырган чараларда активлык күрсәтергә тиешләр.
Тарафдарлар советы рәисе итеп Илшат Габделхәев, аның урынбасары итеп Руслан Сафиуллин сайланды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев