Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өч секундка – судья

Суд, судьялар дигән сүзләрдән безнең күпчелек халык уттан курыккандай куркып тора. Аларның биналары яныннан үткәндә дә, монда килергә язмасын дип тели, тели узып китәләр. Ә бит биредә дә кешеләр хезмәт куя. 12 октябрь көнне Актанышның 2 нче мәктәбенең XI сыйныф укучылары укытучылары Раушания Әгъләмова һәм социаль-педагоглары Ландыш Шәехова белән берлектә...

Суд, судьялар дигән сүзләрдән безнең күпчелек халык уттан курыккандай куркып тора. Аларның биналары яныннан үткәндә дә, монда килергә язмасын дип тели, тели узып китәләр. Ә бит биредә дә кешеләр хезмәт куя. 12 октябрь көнне Актанышның 2 нче мәктәбенең XI сыйныф укучылары укытучылары Раушания Әгъләмова һәм социаль-педагоглары Ландыш Шәехова белән берлектә район судында экскурсиядә булганнан соң, моның шулай икәнлегенә инандылар.
Бина ишеген ачып кергәндә укучыларның күзләрендә булган икеләнү, шикләнү чаткылары тора-бара юкка чыгып, кызыксынучанлыкка алышынды. Алар өчен барысы да яңа һәм кызык иде. Кинолардан гына күреп белгән суд залларына кергәч, кыюраклары хәтта судьялар урындыкларына да утырып карады. Өч кенә секундка булса да, үзләрен судья итеп хис иттеләр. Эшләр саклана торган архив, судьялар утыра торган бүлмәләрне дә укучылар кызыксынып күзәтте.
Соңыннан инде зур залда судьялар белән берлектә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Иң элек суд рәисе Гөлназ Нурымова укучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды.
- Безнең район суды ике составлы. Биредә ике федераль судья: Хәмит Янгиров һәм мин эшлибез. Жәмәгать судьялары икенче бинада урнашкан. Һәрбер судьяның үзенең аерым сәркатибе бар. Судья ярдәмчесе берәү. Суд системасында бары тик югары белемле юристлар гына эшли. Бу мәҗбүри шарт булып тора. Без барлык төр эшләрне дә карыйбыз: гражданлык, җинаять, административ һәм административ хокук бозулар турындагы. Күбрәк гражданлык эшләре карала.
Суд залларына кергәч күргәнсездер, хәзер технологияләр алга китте. Административ эшләр буенча суд барышы аудиоберкетмәгә дә яздырылып барыла. 2018 елдан видеоберкетмәгә яздыру да керү күздә тотыла. Судларны видеоэлемтә рәвешендә алып бару мөмкинлеге дә тудырылган бездә. Әйтик, хөкем ителүче ерак шәһәрдәге колониядә утыра. Актаныш судына кайтару мөмкинлеге юк. Шул рәвешле без судны видеоэлемтә аша үткәрәбез. Кайвакыт ерак шәһәрләрдә яшәүче шаһитларның судка кайту мөмкинлеге булмый. Ул чагында алар үзләренең шәһәрләрендәге судка барып видеоэлемтә аша күрсәтмәләрен бирәләр.
- Әгәр арагызда киләчәктә юридик белем алырга, юрист булып эшләргә теләүчеләр булса, аның үзенең билгеле таләпләре бар, - дип дәвам итте Хәмит Янгиров. - Сез беркайчан да әхлакый яктан бозылырга һәм законнарны бозарга тиеш түгелсез. Судья буласыгыз килсә, прокуратурага, эчке эшләр органнарына эшкә кергәндә боларны ныклап тикшерәләр. Үзегез генә түгел, туганнарыгыз арасында да закон бозучылар булырга тиеш түгел. Шушылар хакында ныклап уйлап, киләчәгегезне уйласагыз иде. Икенче таләп булып, егетләрнең армия сафларында хезмәт итүе сорала. 25 яшьтән судья булып була, ләкин биш ел юридик стаж кирәк. 2018 елда присяжныйлар суды керә. Присяжный утырышчылар катнашында аерым төр авыр җинаять эшләре генә каралырга мөмкин. Аларны сайлаганда бик күп шартлар искә алына. Судта алар хөкем ителүчене гаепле дип таба икән, без хөкем карары чыгарырга, юк дисәләр, аклау карары чыгарырга тиеш булабыз. Жаваплылык присяжныйларда кала. Халык суды кебегрәк әйбер була инде. Бу, бер яктан, безгә карарлар кабул иткәндә өстән җаваплылыкны төшерә дә кебек. Чөнки судта кеше язмышы хәл ителә. Шуның өчен без һәр кабул иткән карар өчен җаваплы.
Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын "яудырып" калырга ашыкты. Гөлназ Нурымова, Хәмит Янгиров, судья ярдәмчесе Эльмира Авзалова аларга тулы итеп җавап бирделәр, яхшылап төшендерделәр.
- Кеше кемнедер судка бирергә теләп, гариза бирергә уйласа, иң элек нишләргә тиеш?
- Гадәттә, өлкән яшьтәгеләр килгәч, гариза язып бирегез, диләр. Әмма безнең кешегә юридик ярдәм күрсәтү хокукы юк, без гариза формасын, аңа теркәлә торган документлар, дәүләт пошлинасын түләү, судтан документлар алу тәртибен генә аңлатып бирә алабыз. Гаризаларны мин кабул итеп алам, - ди Эльмира Авзалова. - Гариза барлык таләпләргә җавап бирсә, ул суд производствосына алына, шуннан суд процессы башлана.
- Анысы озакка сузыламы?
- Һәр төр эшнең үзенең карау вакыты (срогы) бар. Гражданлык эшләрен карауның гомуми вакыты 2, административ эшләрнеке - 1 ай, җинаять эшләре 44 тәүлек эчендә карала башларга тиеш. Бар шундый төр эшләр, аларны көнендә карарга туры килә. Судта катнашучылар килмәгән очракта суд утырышын кичектерелү сәбәпле кайбер эшләрне карау озакка да сузыла.
- Судлар районда нинди телдә алып барыла?
- Рус телендә алып барыла. Әгәр дә кеше русча аңламый яисә начар аңлый икән, ул вакытта судка тәрҗемәчеләрне чакырабыз.
- Алар каян килә?
- Укытучыларга мөрәҗәгать итәбез.
- Эшләү дәверендә сезгә янаганнары бармы?
- Аллага шөкер, әлегә кадәр янаганнары юк. Гадел карарлар чыгарабыздыр дип уйлыйбыз. Чөнки безне халык таный, хөрмәт белән исәнләшеп китәләр. Рәхмәт әйтәләр. Халыкның хөрмәтен яулау бик авыр ул.
- Сез чыгарган карарлар белән килешмәүчеләр бармы?
- Андыйлар да бар. Чөнки судка кеше үзара килешә алмаган очракта килә. Нәтиҗәдә аның берсе барыбер канәгать булмый кайтып китә. Хөкем карарына ун көн, гражданлык эшләре буенча чыккан карарларга 1 ай эчендә Татарстан Республикасы Югары Судына аппеляция шикаяте бирергә була. Шунысы сөендерә: безнең карар белән килешмичә Татарстан Республикасы Югары Судына биргән эшләрнең 85-90 процентында без чыгарган карарлар көчендә кала. Шулай булгач, без дөрес эшлибез дип уйлыйбыз.
- Судта нинди эшләрне карау күңелегезгә аеруча авыр?
- Ир белән хатын аерылып, балаларны бүлүгә кагылышлы эшләр нык авыр. Без гадәттә туганнарны бер-берсеннән аермаска тырышабыз. Була шундый очраклар, бер бала әтисе белән, икенчесе әнисе белән калырга тели. Балага 10 яшь тулган икән, аның фикеренә дә колак салына. Районның опека һәм попечительлек бүлекләре дә судта катнаша. Аларның да фикерен тыңлыйбыз. Чөнки алар инде ул гаиләләрне ныклап өйрәнгән булалар.
- Айга ничә эш карыйсыз?
- Айга түгел, көнгә 4-5 эш карыйбыз. Көнгә 1 эш караган вакытлар да бар.
- Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең дә эшләрен караганыгыз бармы? Андый вакытта кыен түгелме?
- Андый эшләрне дә караган бар. Ләкин закон каршында бөтен кеше дә тигез. Суд вакытында судьяда хисләр өстенлек итәргә тиеш түгел. Ул гадел карар чыгарырга бурычлы.
Сораулар, сораулар... Болары әле кайберләре генә. Ике сәгать дәвамында аралашу сизелмәде дә. Укучылар үзләре өчен шактый яңа мәгълүмат туплап китте бу очрашудан. Ул яңалыклар киләчәктә үзләренә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәр дип ышаныйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев