Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өч яшьлеге дә, туксан яшьлеге дә белем ала

- Дүрт ел дәвамында дин гыйлеме алучы шәкертләребез шәһадәтнамә алалар бүген. Хөрмәтле, тәҗрибәле мөгаллимәләребез Рима Имамова, Рәйсәлә Шәвәлиеваның чыгарылыш сыйныфлары. Аллаһның рәхмәте булсын! Дин гыйлеме алырга яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә килә. Шимбә, якшәмбе көннәрендә эшләп укучылар өчен курслар эшләде. Балалар белән аерым эшләүче мөгаллимәләребез бар - аларны...

- Дүрт ел дәвамында дин гыйлеме алучы шәкертләребез шәһадәтнамә алалар бүген. Хөрмәтле, тәҗрибәле мөгаллимәләребез Рима Имамова, Рәйсәлә Шәвәлиеваның чыгарылыш сыйныфлары. Аллаһның рәхмәте булсын! Дин гыйлеме алырга яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә килә. Шимбә, якшәмбе көннәрендә эшләп укучылар өчен курслар эшләде. Балалар белән аерым эшләүче мөгаллимәләребез бар - аларны Дилбәр Гәрәева, Зәмфирә Хәбибуллина укыта. Дини гыйлем бирүне Татарстан Диния нәзарәтенең бердәм кагыйдәләренә нигезләнеп оештырабыз. Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге тарафыннан балаларга һәм яшүсмерләргә белем бирүдә 2 яшьтән алып 17 яшькә кадәр дини тәрбия программасы эшләнде. Өлкән яшьтәгеләр дә килә, берәүне дә кире бормыйбыз. Актаныш үзәгендә, авылларда укытучы мөгаллимәләребез тәҗрибәле, хезмәтләрен ихлас, Аллаһ ризалыгы өчен башкаралар, - диде район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова 17 апрель көнне Җәмигъ мәчетендә узган Әлифба бәйрәмендә.
Чыгарылыш сыйныфы укучылары мөгаллимәләребезгә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Тәүге кат мәчетнең ишеген белем алырга ниятләп ачканнан соң, алар тормышында барган үзгәрешләрне, рухи тормышларының да, матди хәлләренең дә яхшыруын хәдисләр, вәгазьләр аша дәлилләп аңлатты алар. Коръән аятьләрен укып, аларның мәгънәсен аңлатып, мөнәҗәтләр әйтеп, шигырьләр сөйләп зирәк фикерләрен белдерделәр.
Мөгаллимәләр Рима Имамова һәм Рәйсәлә Шәвәлиеваның озак еллар дәвамында куелучы хезмәтләре хөрмәтле. Шәкертләре хәзер үзләре дә мөгаллимәләр, остазларыннан үрнәк алып, дин дәресләре алып баралар.
- Һәр җирдә, һәр эштә үрнәк булсагыз иде. Күркәм холкыгыздан, тыйнак сөйләмегездән үк мөслимә икәнегез күренеп торсын, мәчеткә йөрүегезне, белем алуыгызны дәвам итегез, беләм, дип тукталып калмагыз, - дип, хәер-фатихасын биреп, укучыларына шәһадәтнамә тапшырды Рима хаҗия.
Рәйсәлә хаҗия дә беренче, икенче сыйныф укучыларына тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп, Коръән укуда кирәкле кыйммәтле киңәшләрен җиткерде, укучыларына теләкләрен әйтеп, шәһадәтнамәләр тапшырды.
Дин гыйлеме алучы райондашларыбызга 2008 елдан шәһадәтнамә тапшырыла, шушы вакыт эчендә 200гә якын укучы мәчет каршындагы дини курсларны тәмамлаган. Быел Җәмигъ мәчете каршында өч мөгаллимә - Зөһрә Закирова, Рәйсәлә Шәвәлиева, Рәйханә Вәлиева беренче сыйныфларны укытты. Беренчеләргә Әлифба бәйрәмендә остазлары, гыйлем алуда уңышлар теләп, Коръәннең яңартылган Казан басмасын тапшырдылар. Коръәнне кайтартып, укучыларга тапшырудагы ярдәме өчен мөгаллимәләребез дә, укучылар да район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга рәхмәтле.
Остазларыбызның яшәү рәвешләре дә безнең өчен үрнәк. Дини һәм дөньяви тормышны тигез алып барулары, һәр яңалыктан хәбәрдар булып, тормышыбызда терәк булулары өчен дә рәхмәтебез зур аларга. Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашып кайткан булса, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин 17 апрельдә Казанның "Корстон" комплексында узган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда, Актаныш районы делегациясе белән катнашып, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайлауда үз тавышларын бирделәр. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак.
22 апрельдә имам-мөхтәсиб шулай ук "Корстон" комплексында узачак Татарстан халыклары съездында Актаныш делегациясе составында катнашып, актанышлылар фикерен белдерәчәк.
чарадан фотолар монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев