Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаңгы юлына баскан һәркем үзен бәхетле хис итә

“Быел табигать үзен күрсәтә, бер көн – салкын, бер көн – җылы. Ләкин кыш айларында сәламәтлек өчен чаңгы спорты – иң яхшысы ул. Үпкәгә тулысынча вентиляция ясала, кәеф күтәрелә, киләчәктә дә чаңгы белән дус булыйк”, – диде “БлагоДарение” хәйрия фонды рәисе Фәрит Салихов

13-14 февральдә “Россия чаңгы юлы-2021”
Бөтенроссия чаңгы ярышына Актаныш һәм
районыбыз авыллары, мәктәп командалары
да бердәм кушылды. Ул республикада Туган
телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
“Бүләк” чаңгы юлында үткәрелгән узышка
“БлагоДарение” хәйрия фонды рәисе Фәрит
Салиховиганәчелекярдәмекүрсәтте. Ярышта
ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов та
катнашты.
13 февральдә “Бүләк”не кече яшьтәге балалар яулап алды. Әле беренче тапкыр гына
чаңгыгабасканнарында,кыюшуучыларында
карап тору – иң күңеллесе булгандыр.
Беренче көнне 18 җиңүче балага бүләкләр
тапшырылды. Икенче көнне мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр стартка басты.
Бу көнне Илфат Иманаев, Ирек Мөхәммәтов,
Рифа Ибраһимова, Фирдәвия Сингатуллина,
Равил Хаҗиев, Айгөл Хаҗиева, Ильяс Әхмәтдинов, Лиана Латыйпова, Салават Фәхриев,
ЯзиләЗакирҗанова,Салават Тимиров,Ләйсән
Хәсәнова, һәр номинациядә, үз яшьтәшләрен
узып, финишка беренче килделәр.
Барлыгы 62 чаңгычыга бүләкләр тапшырылды.
Җитәкчеләр арасында Ирек Салихов – I,
Фәрит Салихов – II, Илнур Хуҗин – III, Лилия
Закирҗанова – I, Әлфирә Харисова – II, Резедә
Фәйзрахманова – III урында.
Призлы урын алучыларның һәрберсенә дә
Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.
“БлагоДарение” хәйрия фондының истәлек
бүләкләре тапшырылды.
Үткән атна ахырында авыл җирлекләре дә
“Россия чаңгы юлы-2021” акциясенә актив
кушылды. Спорт сөюче яшьләр, мәктәп
укучылары саф һавада үзләренә көр күңел,
яхшы кәеф бүләк итте. Карлы кышның матур
табигате шатлыклы авазларга күмелде, чаңгы эзләреннән үзенә генә хас көй агылды.
Шушы гармония өйләргә шатлык нуры булып
ияреп кайтты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев