1992 елда 24 март Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне, дип игълан ителә. Шул вакыттан башлап ул һәр елны билгеләп үтелә. Хәер, 24 мартта гына түгел, әлеге авыруга каршы даими көрәш барса да, туберкулез белән авыручылар саны кимеми. Район үзәк хастаханәсенең табиб-фтизиатры Рифа Ибраһимова белән әңгәмәбез дә...
1992 елда 24 март Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне, дип игълан ителә. Шул вакыттан башлап ул һәр елны билгеләп үтелә. Хәер, 24 мартта гына түгел, әлеге авыруга каршы даими көрәш барса да, туберкулез белән авыручылар саны кимеми. Район үзәк хастаханәсенең табиб-фтизиатры Рифа Ибраһимова белән әңгәмәбез дә туберкулез авыруы хакында.
- 100 ел элек немец галиме Роберт Кох туберкулез чирен китереп чыгаручы микробларны ачкан. Күргәнегезчә, бу - глобаль проблема, чөнки гасырлардан килгән "чал чәчле" туберкулез капитуляция ясарга ашыкмый.
- Туберкулезның социаль авыру икәне бәхәссез. Ул эчкечеләр, эшсезләр, качаклар, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, ачлы-туклы яшәүчеләр арасында киң таралган, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?
- Хәзерге стрессларга, ижтимагый тетрәнүләргә бай тормышта интеллигенция вәкилләрен дә читләтеп үтми ул. Соңгы елларда ВИЧ инфекциясенең киң таралуы да ситуацияне катлауландыра, чөнки СПИД авыруларның 50%ы туберкулездан үлә.
- Медицина алга китте, дибез. Тик нишләптер туберкулез гына "бирешми"...
- 2001 елда Президент Путин имзасы белән чыккан "Рәсәй Федерациясендә туберкулезның таралуын кисәтү турында"гы Законның 10 нчы маддәсендә болай язылган: "Йогышлы авыру белән авыручы санитар-эпидемиологик режимны үтәмәгәндә, белә торып тикшерелүдән һәм дәваланудан тайпылган очракта, суд карары белән, мәҗбүри рәвештә, туберкулезны дәвалау оешмаларына тикшерелергә һәм дәваланырга озатыла". Бик яхшы кебек. Ләкин, мондый авыру терелгәнгә кадәр бу медицина оешмасында булырга тиеш, дигән бер сүз дә юк, ул икенче көнне үк үз белдеге белән чыгып китә, чир таратуын дәвам итә. Диспансер тәрәзәләрендә рәшәткәләр дә, кораллы сакчылар да юк! Төрмәләрдән бер-берсе белән төрле микроблар "алмашкан" тоткыннар азатлыкка чыга, аларның барсында да диярлек даруларга "баш бирмәүче" микроблы чир. Закон буенча, алар - җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары.
- Туберкулезга каршы ничек көрәшергә соң?
- Иң беренче, авыруны тиз арада билгеләү һәм тиз арада дәвалап терелтү кирәк. Шул вакытта чирнең тирәнгә китүен һәм башкаларга йоктыруын кисәтеп булачак. Табиб кушканча даруларны кабул итеп барганда туберкулез чире терелүгә илтә.
- Авыруны ачыклауда иң отышлы алым нинди?
- Бүгенге көндә туберкулезны билгеләүнең иң кулай юлы булып, барыбер, зурлар өчен флюорография, балалар очен Манту пробасы һәм диаскинтест санала. Туберкулез белән авырып китү куркынычы зур булганнар (шикәр чире, ашказаны җәрәхәте, үпкә-тын юллары чире, наркоманнар, эчкечеләр, психик авырулар, гормоннар кабул итүчеләр) флюорографияне ел саен үтәләр. Ә туберкулезга тикшерелмәгән бала, фтизиатрдан тикшерелүе һәм чир юклыгы турында белешмәсе булмыйча торып, балалар коллективына кертелми. Бу - Рәсәйнең баш санитар табибы күрсәтмәсе.
- БЦЖ прививкасын ясатыргамы, әллә юкмы, дигән сораулар да еш ишетелә.
- Прививка безнең илдән тыш тагын Кытайда, Көньяк һәм Төньяк Кореяда, Япониядә, Көньяк Америка илләрендә эшләнә. Сайлап кына (мәсәлән, гаиләдә авыру булганда) барлык Европа илләрендә ясала. Чирләп китүдән бөтенләй үк сакламаса да, бу прививка туберкулезның авыр төре белән авыруны тоткарлый, чир жиңелрәк үтә.
Туберкулезга каршы көрәш - бөтен кешелекнең, һәркемнең эше. Сәламәт яшәү рәвеше, элементар гигиена таләпләрен үтәү, начар гадәтләрдән арыну, яшәү һәм хезмәт шартларын яхшырту, үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу кебек факторлар каршында авыру чигенер, дип ышанасы килә.
Район күрсәткечләре:
Узган ел 8 кешедә туберкулез чире табылды, аларның Өчесе - зарарлы формада, дүртесендә үпкә таркалу процессы башланган иде. Узган ел 3 авыру туберкулез чиреннән үлде ( 65 яшьтә, 59 яшьтә, 38 яшьтә). Авырып китү район буенча 100 мең кешегә 29,3 тәшкил итте, республика буенча - 31,2.
Билгеләре:
* Хәлсезлек
*Ябыгу
*Төнге тирләүләр
*3 атнадан күбрәк ютәлләп йөрү
*Аппетит югалу
*Күкрәк читлегендәге авыртулар
*Тән температурасының 37,00 - 37,50С ка күтәрелүе
Нет комментариев