Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чалган корбаннарыбыз, укыган догаларыбыз, кылган эшләребез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен

4 октябрьдә мөселман дөньясы корбан гаетен билгеләп үтте. Актанышта да әлеге күркәм чарага алдан ук хәстәрлек эшләре күрелде. Ураза гаете вакытында ук район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җәмәгать алдында корбан гаетенә әзерлек эшләрен башларга кирәклеге хакында бәян иткән иде. Гает районыбыз мәчетләрендә иртәнге 7 сәгатьтә вәгазь белән башланып китте. Җәмигъ...

4 октябрьдә мөселман дөньясы корбан гаетен билгеләп үтте. Актанышта да әлеге күркәм чарага алдан ук хәстәрлек эшләре күрелде. Ураза гаете вакытында ук район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җәмәгать алдында корбан гаетенә әзерлек эшләрен башларга кирәклеге хакында бәян иткән иде.
Гает районыбыз мәчетләрендә иртәнге 7 сәгатьтә вәгазь белән башланып китте. Җәмигъ мәчетендә Руслан хәзрәт вәгазь сөйләде.
-Кеше җир йөзендә сынау уза. Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйльнең тәкъдиргә язылганга карусыз буйсынулары безнең өчен сабырлык үрнәге. Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә дә ирешәләр. Авырлык артыннан җиңеллек килә. Бер-беребезгә, тормышыбызга,яшәешебезгә битараф булмыйк. Көчләребезне, ярдәмнәребезне берләштерик. Татарстан Диния нәзарәте Теләче районында ата-ана каравыннан мәхрүм калган инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзи. 7715 номерына зәкәт сүзе язып СМС җибәрергә мөмкин, 45 сум акча алына. Бүген район хакимияте ярдәме белән Алма-Ата шәһәреннән кайтарылган 200 квадрат метрлы келәмдә гает намазы укыйбыз. Район башлыгы Фаил Мисбах улына, келәмне җәюдә катнашучы мөселман кардәшләргә зур рәхмәт. Бар мөмкинлекләр дә тудырылган мәчетләребезгә балаларыгызны да алып килегез, гает бәйрәменнән соң укулар башлана, - диде ул.
Хәзрәт гает намазы уку тәртипләрен аңлатып, гает намазы укылганнан соң, җәмәгатьне бәйрәм белән район җитәкчесе Фаил Камаев котлады.
-Кылган гамәлләребез, чалган корбаннарыбыз Аллаһы ризалыгы өчен булсын. Корбан бәйрәмен районда зурлап билгеләп үтәбез икән, дәүләт мөселман кардәшләргә бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкинлек тудырган, ял көне итеп игълан иткән икән - республика җитәкчеләренең дә бу көннең мөһимлеген, кирәклеген аңлавы ул. Без - бергә, без -бердәм, дәүләт диннән аерылмаган. Дин -тәрбиянең нигезе. Гаеткә алдан ук әзерләндек, корбан итеннән район үзәгендә - мәктәпләребездә, авылларда да җәмәгать урыннарында авыз итү оештырыла, районнан вәкилләр, имам-хатыйп, хәзрәтләр катнаша анда. Бүген мәчет ихатасында агач утыртуны да планлаштырдык. Гает мөбарәк булсын, - диде ул.
Мәчет ихатасында агач утырту вакытында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов белән аралаштык.
-Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында медицина хезмәткәрләре урын өстендә ятучы авыруларның өйләрендә булалар. Үзебездә эшләп ялга чыккан өлкәннәрне тәбрикләдек. Гает бәйрәмендә дә катнашабыз. Менә хәзер агач утыртабыз, хастаханәдә, участокларда да дәваланучыларны корбан итеннән авыз иттерәчәкбез.
Мәчет ихатасында корбанга сарыклар сату, аны эшкәртү, тигез өлешләргә бүлү дә оештырылган. Эре мал чалучылар да биредә.
Хәмит Янгиров, район судьясы:
-Мөселман дөньясында корбан гаете. Хокук саклау органнарында эшләүчеләргә кушылып, җәмәгать судьясы Альберт Мухитов белән без дә корбан чалырга ниятләдек бүген. Район прокуроры Рамил Аскаров, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов, район җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Илхам Шәмсунов, район суд приставлары хезмәте җитәкчесе Наил Нурлыев, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов белән . Чалган корбаннарыбыз кабул булсын. Дини кануннарны да үтәп, тынычлыкта, иминлектә яшик, игътибарлы, ихтирамлы булыйк.
Өйлә намазыннан соң, район мәктәпләрендә корбан итеннән авыз итү мәҗлесләре үтте. Иҗат төркеме үз эшен Актанышның 2нче мәктәбеннән башлады.
-Мәктәптә 593 бала укый. Һәммәсе ашка чакырулы. Килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алабыз. Ел да олылап әзерләнәбез. Бүген мәҗлестә районнан вәкил - район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, Ләес хәзрәт Галләмов катнашачак, - диде, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирүзә Миркасыймова.
Дилбәр Хәбибуллина, Флүрә Хәкимуллина, Халисә Сәлахетдинова безнең белән бик теләп аралаштылар, һәр елны көтеп алабыз, диделәр.
1нче мәктәпнең X сыйныфында укучы Чулпан Исламова ,IV сыйныфта укучы Гөлназ Бакирова пешекче апаларына ярдәмгә килгәннәр, саваплы гамәл башкарабыз, диделәр.
Биредә район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев катнашты, фикерләре белән уртаклашты.
-Мондый мәҗлесләр хәзерге вакытта барлык авыл җирлекләрендә дә үтә - мәктәпләрдә, мәчетләрдә, мәдәният йортларында корбан ашыннан авыз итәләр. Авыл башлыклары мондый чараларны оештыруга, балаларны гореф-гадәтләргә нигезләнеп тәрбияләүгә бик җаваплы карый, - диде.
Руслан хәзрәт бүгенге эш барышы, киләсе елга искә аласы оештыру чаралары белән уртаклашты.
-Быел мәчетебездә корбан чалучылар күп булды. Эре мал чалынды. Ә корбанга сарыкларны фермерлар китерде. Рәхмәт аларга. Чират күп булды. Киләсе елга корбан чалучыларны арттыру кирәк. Уңайлы булсын. Итләрен дә тигез өлешләргә бүлеп әзерләп бирәбез. Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Алдагы көннәрдә кафеларда аналар белән балаларның бергә мәҗлесләре була.
Гимназиядә ул көнне бик күп тәрбияви чаралар үтте.
Артур Галиәхмәтов, гимназия җитәкчесе:
-Гореф-гадәтләр белән таныштыру максатыннан викторина үткәрдек, лотерея уйнаттык. Төркиядә эшләнгән тәрбияви фильм күрсәттек. Ришат хәзрәт Анамовның вәгазе тыңланды, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов район җитәкчелегенең бәйрәм котлавын ирештерде. Корбан итеннән авыз итү әзерләнде, - диде.
VIII А сыйныфы укучысы Резеда Миргаязова викторинада катнашып, лотереяда бәхетен сынап, истәлек бүләкләре алса, XI А сыйныфында укучы - Себердән Красноярск шәһәреннән килгән Данил Әхмәтшин дин белән кызыксына, викторина сорауларын да мавыктыргыч итеп әзерләгән. Яшьтәшләренә бәхет, сәламәтлек һәм дин белән кызыксынуларын тели.
Аскы Актаныш ветераннары йортында өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтелде. Игелек үзәге, район социаль яклау бүлеге кызларына, район ветераннар советына, сәркатибе Лира Хафизовага ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Без килгәндә табынга дога кылалар иде инде.
Флүсә һәм Ринат Гыйльфановлар икесе дә хезмәт ветераны:"Дүрт бала үстердек, аларны укытып кеше иттек. Йөзгә кызыллык китерми яшиләр. Бәйрәмгә үз аякларыбызда килдек, имин тормышка сөенәбез, Украина, Сириянең канлы вакыйгалары кирәкми безгә, тынычлык булсын," - диделәр. Наил абый Мисбахов: "Миңа 87 яшь, атказанган колхозчы мин, тормыш иптәшем Дамирага шушы көннәрдә 80 яшь тулды, бик хөрмәтләделәр. Рәхмәт өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүегез өчен", - диде.
Корбан гаете өч көн дәвам итте. 5 октябрьдә Актанышта ресторанда мөслимәләр балалар өчен корбан итеннән авыз итү үткәрсә, 6 октябрьдә шундый чара "Акчарлак " кафесында социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен булды.
Зөһрә Закирова, район мөслимәләр берлеге рәисе:
-Корбан мәҗлесендә уеннар да уйнаттык. Ислам нәрсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте нинди вакытларда була - шул рәвешле балалар телендә дини аңлатмалар бирдек. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев