Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаллы эшмәкәре Татарстан әләмен Эльбрус түбәсендә беркетте

Татарстан триколоры тауның иң биек көнбатыш өлешен - диңгез өслегеннән 5642 метр биеклекне бизәп тора.

(Чаллы, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы эшмәкәре һәм шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев Эльбруста Татарстан триколорын беркетте. Бу хакта Чаллы кешесе Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

Татарстан флагы тауның иң биек көнбатыш өлешен — диңгез өслегеннән 5642 метр биеклекне бизәп тора.

Наил Миңнегалиев биеклекне яулар өчен хатыны һәм ике дусты белән бергә юлга чыга. «16 сәгатьлек менү һәм төшү җиңел бирелмәде. Кайбер альпинистлар юлда кыенлык кичерде — температуралары күтәрелде, әмма алар юлны дәвам итте. «Аңны югалттык, аяк өсте йоклап киттек, хәтта упкынга төшеп киттек, әмма югарыга атладык», — дип сөйләделәр алар соңрак тау маҗаралары турында.

Башта тауга күтәрелергә Россиядән 34 кешедән торган төркем җыелган. Әмма биеклеккә бары тик 14 кеше генә барып җитә алган, алар арасында Чаллы төркеме дә бар.

 «Тауларга сәяхәт — яңадан йөкләнү, экстремаль шартларда үз көчләреңне тикшерү мөмкинлеге. Уңайлылыкны һәм гадәти тормыш рәвешен югалтып кына, гап-гади әйберләрне аңлыйсың, кайнар су һәм чиста урын-җир кебек цивилизация рәхәтлекләрен күбрәк бәялисең. Нәкъ менә шунда вак-төякләрдә бәхет һәм шатлык күрәсең, тормышның һәр мизгелен кадерлисең», — дип язган Раил Миңнегалиев. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-09-2020/chally-eshm-k-re-tatarstan-l-men-elbrus-t-b-send-berkette-5775365

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев