Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаллыда биш катлы йортта шартлау булган, берничә фатир җимерелгән

Шаһитлар сүзләренчә, 4 яки 5 каттагы фатир шартлаган.

Бүген Чаллыда биш катлы йортта шартлау булган. Йортның түбәсе һәм берничә каты ишелгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.

«Чаллыдагы 48/20 биш катлы йортта шартлау булды. Шаһитлар сүзләренчә, 4 яки 5 каттагы фатир шартлаган. Панельле йорт. 4 һәм 5 катта берьюлы берничә фатир ишелгән», дип язалар ВТатарстане поймут төркемендә.

Реклама


«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, шартлау 48/20 йортта кичке бишләр тирәсендә була. Якынча версия буенча, биредә көнкүреш газы шартлый. Бинаның бер өлеше ишелеп төшә. Йортның бишенче һәм дүртенче катындагы фатирларга зыян килә.

РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы йортта газ шартлаганнан соң 32 кешене эвакуацияләгәннәр, дүрт кеше зыян күргән. 

Урында экстрен хезмәтләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X