Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаллы юлы "бөке"ле - барып җитү икеле?! (ФОТОЛАР ДА БАР)

Яз җитү белән юлларда зур күләмле төзекләндерү эшлэре башкарылуга өйрәнеп киләбез. Ел да трассаларның шактый өлешендә юллар яңартыла. Узган ел Пучы -Минзәлә, Минзәлә - Чаллы трассаларында хасил булган "бөке"ләрне әле онытып та бетермәгәнбездер. Берничә чакрымга сузылган ул "бөке"ләрдә шофер халкының күпме нервасы "ашалды", пассажирлар исә туктап торган машиналарны санап, әрәм...

Яз җитү белән юлларда зур күләмле төзекләндерү эшлэре башкарылуга өйрәнеп киләбез. Ел да трассаларның шактый өлешендә юллар яңартыла. Узган ел Пучы -Минзәлә, Минзәлә - Чаллы трассаларында хасил булган "бөке"ләрне әле онытып та бетермәгәнбездер. Берничә чакрымга сузылган ул "бөке"ләрдә шофер халкының күпме нервасы "ашалды", пассажирлар исә туктап торган машиналарны санап, әрәм булган вакытларын исәпләде.
Сабыр иткән - морадына ирешкән ди татар халкы. Тәмамланды ул ремонт, иң әһәмиятлесе - хәзер йомырка тәгәрәтерлек юлларда йөреп рәхәтләнәбез! Юл төзүчеләргә рәхмәт - бәхеткә тиендерделәр.
Әмма эш аның белән генә төгәлләнмәгән икән... Шундый ук төзекләндерү эшләре бүген Минзәлә яклап Яр Чаллы шәһәренә кергән җирдә җәелдерелгән. Халык телендә "Чаллы башы" дип аталган өлештән ТЭЦ борылышына кадәр юлларны ясыйлар биредә. Иртән уң аяктан тормаган булсан, бер сәгатьлек "бөке" тәэмин ителгән. Бәхетлеләр 10-15 минутта котыла юл тозагыннан.
Социаль челтәрләргә күз салсаң, шоферлар Калмаш яклап йөрергә киңәш итә. Ураурак булса да, нервалар "тузмый" янәсе.
Каян йөрү һәркемнең үз эше билгеле. Иң мөһиме, юлда йөрүчеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Юллар никадәр озын һәм "бөке"ле булмасын - ерак юлларга чыкканда, яныбызда йөрәк парәләребез, өйдә безнең өчен кайгырып, ут йотып торган әниләребез, якыннарыбыз барлыгын онытмасак иде.
P.S: "Бөке"ле юлларны яратмасак та, аларның да уңай яклары бар, җәмәгать:
1. Юлдашың белән озаграк серләшергә була
2. Күмпе машина маркасы белән танышасын
3. Гомер күрмәгән танышыңны да нәкъ шушы юлда очратырга мөмин
4. Һич югы, тормышың турында уйланып утырырга менә дигән вакыт бу.
Юлларда имин йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев