Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаллыда газ баллоны шартлап, дүрт кеше янып үлгән

Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны...

Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән.
Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны сүндергән вакытта йорт бүлмәләрендә дүрт кеше мәете табылган. Аларның икесе 19 һәм 56 яшьлек хатын-кыз, тагын икесе ир-ат. Аларның берсенә 29 яшь булу ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр утны 16 минут эчендә сүндергән. Башлангыч версия буенча, ут мич яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, янгын башланганчы шартлау тавышы ишетелгән. Йортның тактадан ясалган янкормасында сакланган 50 литрлы газ баллоны шартлаган дип фаразлана.
чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=16679
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев