Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чаллыда үз өендә 8 яшьлек малай буылып үлгән

Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән. Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән, алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус гамаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм нәтиҗә фаҗига белән төгәллнгән. Соңрак әти-әнисе кайтып аны...

Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән. Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән, алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус гамаклар урнаштырган булган.
Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм нәтиҗә фаҗига белән төгәллнгән. Соңрак әти-әнисе кайтып аны коткарырга тырышса да, бала инде суламаган. Ашыгыч ярдәм машинасына да үлемне теркәп китәргә генә кала.
Бу вакыйга буенча хокук саклау органнары тикшерү эшен башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев