Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чалманарат мәктәбе укучылары яза

Әнием! Син бит минем кадерле, изге кешем. Бала телен аңлаучы, гел балкып торган кояш сыман якты йөзле, йомшак күңелле әниләрнең берсе син. Әйе, син минем берәү генә. Җылы йөрәкле, көләч йөзле, мөлаем булганың өчен яратам мин сине. Горурлыгым һәм таянычым, чын дустым, сердәшем, киңәшчем син минем. Диана НАСЕРТДИНОВА,V сыйныф укучысы...

Әнием! Син бит минем кадерле, изге кешем. Бала телен аңлаучы, гел балкып торган кояш сыман якты йөзле, йомшак күңелле әниләрнең берсе син.
Әйе, син минем берәү генә. Җылы йөрәкле, көләч йөзле, мөлаем булганың өчен яратам мин сине. Горурлыгым һәм таянычым, чын дустым, сердәшем, киңәшчем син минем.
Диана НАСЕРТДИНОВА,V сыйныф укучысы
Әнием! Мин сине бик яратам. Кайгыртучан әнием булу зур бәхет! Һәрвакыт безнең өчен тырыша ул. Әнине ярату гына аз, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, үзеңне үрнәк тотарга, эшкә өйрәнеп үсәргә, шатландырырга, борчымаска өйрәнергә кирәк. Иртән йокыдан уятканда җылы, назлы куллары белән башымнан сыйпавы, изге теләк теләп мәктәпкә озатуы белән бәхетлемен.
Лилия ГАЛИМОВА,V сыйныф укучысы
Әнием иң матур, иң эшчән, иң ягымлы әниләрнең берсе. Безгә гомер биргән, кадерләп үстергән әниләребез алдындагы бурычыбызны түләп бетерә алмыйбыз. Әниемә сәламәтлек, озын гомер телим. Синең йөзеңә кызыллык китерми үсәргә, яшәргә тырышырмын, әнием. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Әбиемне тәрбияләгәнеңне күреп үсәм, мин дә сине ташламам, тәрбияләрмен.
Имил ЯХИН, V сыйныф укучысы
Әнием яхшы күңелле, игелекле, намуслы, сөйкемле. Тәмле ризыклар пешерә, кул эшләренә дә бик оста. Кечкенә вакытымда әкиятләр сөйләп йоклатканын әле хәзер дә хәтеремдә саклыйм. Синең киңәшләреңне тотып укырга тырышам, яшәргә өйрәнәм. Бик тә, бик тә яратам сине, сөйкемле әнием минем. Шигырь юлымны, әнием, сиңа багышлыйм.
Кадерле әнием, карасам сиңа,
Күзләреңнән кояштай балкый нур.
Синсез бер көн дә тора алмыймын мин,
Хөрмәтем, әнием, сиңа бик зур.
Диана АКБУЛАТОВА,VI сыйныф укучысы
Һәр баланыкы кебек, безнең дә телебез "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы күңелебезгә рәхәтлек бирә, шатлык китерә. Тәмле ризыклар пешерергә дә бик оста ул. Кичен назлап йоклата, иртән, "улларым" дип, сөеп уята. Янәшәбездә әниебез булганда көннәребез генә түгел, төнебез дә якты.
Балачак - шук чак, диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр. Әниебез, зинһар өчен, безне кичерә күр. Акыллы, тәртипле, ярдәмчел, намуслы итеп үстерергә тырышканың югалмас, ышан, әнием, ышан. Без сине бик яратабыз. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Илгизәр, Сирин ИМАМОВЛАР, V һәм VI сыйныф укучылары
Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Без аларны рәнҗетергә тиеш түгелбез. Әниемнең әнисе кыска гомерле булган, мин кадерле кешеләремнең икесенә дә сәламәтлек, озын гомер, безнең өчен тыныч булуларын телим. Аларның йөзенә кызыллык китерергә ярамаганлыкны белеп үсәм мин. Рәхмәт, әнием, сабыр, сөйкемле булганың өчен.
Илмир ЛОКМАНОВ,VII сыйныф укучысы
Әнкәй, әни, инәкәй, әнкәй! Без әниләргә шул сүзләрнең кайсысы белән генә эндәшсәк тә, алар - Ана!
Әнием, татлы ризыклар пешереп, безне табын янына дәшәсең. Күзләреңдә - сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп туклануыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың.
И әни! Без дә үзең кебек. Сине ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтеп бетерә алмыйбыз.
Мин әниемнең гүзәллегенә, матурлыгына сокланам. Үзенең назлы карашы, ягымлы сүзләре белән безгә булыша. Аңламаганны сабыр гына аңлата. Май кояшыдай балкып яшә, әнием.
Шәфкат БУЛАТОВ, VII сыйныф укучысы
Әни! Әнием! Сиңа булган ярату хисләремне сүзләр белән генә язып бетереп булмый. Әмма сиңа булган изге теләкләремне шушы ак кәгазьгә язасым килә. Әнием! Мин сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, шатлык, тыныч, аяз күк йөзе телим, олыгайган көнеңдә дә йөзеңдә шатлык чаткылары сүнмәсен, сүрелмәсен иде. Безнең кайгыбызны күрергә язмасын. Әгәр синең алда берәр гаебем бар икән, зинһар, гафу ит. Синең файдалы киңәшләрең өчен зур рәхмәт. Мәңге шулай яшь, матур булып кал.
Зөлфия ХӨСНИЯРОВА,VIII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев