Актаныш

Чәчер авылы хаҗиларны күрештерде

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.Без - Актаныш авылыннан бер төркем хаҗи һәм хаҗияләр, үзебезнең хаҗ сәфәрендә булган шатлыкларыбызны уртаклашырга дип, Чәчер авылына юл тоттык. Ара ерак, юл начар булса да, бу авылга бик шатланып бардык. Күбебезнең Чәчер авылына беренче тапкыр баруы икән. Шул сәбәпле, кешеләрдән сорый-сорый килеп җиткәнче, аның нинди икәнен белмәдек. Авылның исеме...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.Без - Актаныш авылыннан бер төркем хаҗи һәм хаҗияләр, үзебезнең хаҗ сәфәрендә булган шатлыкларыбызны уртаклашырга дип, Чәчер авылына юл тоттык. Ара ерак, юл начар булса да, бу авылга бик шатланып бардык.
Күбебезнең Чәчер авылына беренче тапкыр баруы икән. Шул сәбәпле, кешеләрдән сорый-сорый килеп җиткәнче, аның нинди икәнен белмәдек. Авылның исеме бер җирдә дә язылмаган, шуңа карамастан, юл югалтып йөрмәдек.
Бик матур, төзек авыл ул, мәчете тирә-якка ямь, нур биреп тора. Аллага шөкер! Мәчетләр - без мөселманнарга насыйп иткән олы нигъмәт. Бу иман йортына халыкның йөрүе, аны буш тотмавы, җомга намазларына, вәгазьләр тыңларга баруы үзе зур игелек булып тора. "Мәчетен буш тотмаган халык үзенә-үзе ярдәм итә, мөселман кешесе тәһарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән иман йортына юл алса, бу кешегә мәчеткә кергәнче һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһы кимер", - диелә бер хәдистә. Ислам ул - яшәү рәвеше, мәчеткә йөрү дә - гадәти тормыш гамәле. Мәчет ул - Аллаһ йорты.
Чәчер кешеләре безне бик зурлап каршы алды. Бик кунакчыл халык яши икән дип сөенештек һәм авыл мөселманнары белән кул бирешеп күрештек, чөнки бер хәдистә: "Мөселман кешесе, очрашканда, кул бирешеп күрешсә, бер-берсеннән кулларын аерганчы, гөнаһлары коелыр," - диелгән. Чәчердә күрешкән кардәшләребез белән үзебезнең хаҗда булган вакыйгаларыбызны сөенеп уртаклаштык. Без аларны кардәшләр дибез, чөнки Аллаһы Тәгалә: "Мөэминнар дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләр", - ди ("Хүҗүрат" сүрәсе, 10 аять). Монда ачык әйтелгән, кардәшләр булу өчен иманлы булу җитә. Безнең Чәчергә бару максатыбыз да халык алдында иман турында сөйләү, ислам диненең гүзәллеген күрсәтү һәм тарату иде.
Инсаф хәзрәт бик киң күңелле кеше булып чыкты. Кунакларны бик күп һәм ерак аралардан да чакырган. Узган елларда хаҗга барган Флүрә апа белән Галимҗан абый да һәм башка хаҗилар да бар иде. Актаныштан без - Мөдәрис Ханов, Рәүфә Гатауллина һәм аның тормыш иптәше Дөфәрит абый, Марсила Вәлиева, үзем һәм тормыш иптәшем Мирзахәниф бардык.
Хаҗның ислам нигезләренең берсе булуы турында сөйләдек. Хаҗда гыйбадәтләр кылганда бик күп кыенлыкларга очрасаң да, чыдам, әдәпле, сабыр, тыйнак булып кала белергә кирәк. Андагы мөселманнарның күплеге, сабырлыгы, юмартлыгы, дус булулары - барысы да Аллаһының кодрәте белән икәнлеген аңлаттык.
Әлхәмдүлилләһ, без - мөселманнар Аллаһыга шөкер итеп, ислам динендә Аллаһыга гына гыйбадәт кылып яшибез. Ислам дине - тынычлык дине. Ислам тынычлыкка өнди. Тоткан юлыбызны дөрес һәм хак дип белеп сайлап алганбыз. Шушы юлыбызның хак икәнен белеп, аны башкаларга да таратабыз, таныштырабыз. Чөнки без үзебезгә дөнья һәм ахирәт изгелеген теләгәнлектән, башкаларга да шуны телибез. Ислам диненең хаклыгын, дөреслеген һәм тынычлыкка, иминлеккә чакырганлыгын сөйләдек. Әлхәмдүлилләһ.
Без - хаҗиларны шушы авыл мәчетендә очраштыруны оештырган Инсаф хәзрәткә, кунакларга, барча Чәчер авылы мөселман кардәшләребезгә, тәмле чәй әзерләгән кардәшләребезгә изге теләктә булып, Аллаһ йортына һәркайсыбызның сукмагы киң булсын дип догалар кылдык. Авыл мөселманнарына, халыкка, мәчеткә аяк баскан һәркемгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер савабын күреп яшәргә насыйп итсен иде. Әмин.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: