Актаныш

Чәчер авылы юллары ныгытылды

Җир йөзендә һәркемнең дә сагынып кайта торган җире була. Дөньяга аваз салган, кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи баскан газиз туган җире ул. Туган илнең җире - җәннәт, суы - ширбәт дигән әйтем халык телендә юкка гына йөрмидер. Әйе, авыл баласы кайда гына яшәсә дә, үзенең кычытканлы тыкрыкларын, саф сулы...

Җир йөзендә һәркемнең дә сагынып кайта торган җире була. Дөньяга аваз салган, кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи баскан газиз туган җире ул. Туган илнең җире - җәннәт, суы - ширбәт дигән әйтем халык телендә юкка гына йөрмидер. Әйе, авыл баласы кайда гына яшәсә дә, үзенең кычытканлы тыкрыкларын, саф сулы чишмәләрен, су коенган, балык сөзгән елга-күлләрен, хәтфә үләнле урамнарын сагынып, төшләрендә күреп уяна. Шуңадыр да - читтә яшәүчеләр газиз туган якларын, туган авылларын бер генә тапкыр кайтып күрергә дигән теләктә хыялланып яшиләр. Әйе, төшләргә керерлек кадерле шул ул туган авыл!
Авылыбыз соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде, уңай якка, әлбәттә, төзекләнде, матурланды. Берничә яңа йорт салынды, күп кенә йорт-җир, ихата-кура төзекләндерелде. Күп кенә хуҗасыз калган ихаталар чистартылды, инде ул урыннарда матур-матур йортлар калкып килә. Алга таба да авылыбызның матурланасына өметләнәбез.
Авыл уртасында төзекләндерелгән клуб, анда Туган як музее эшли. Экспонатлар, истәлекле әйберләр, тарихи мәгълүматлар белән һәрдаим тулыланып тора. Һәм иң сөенечлесе: авылыбызда мәчет салынды. Урамнарыбызга нур иңде. Өлкәннәребез мәчеткә йөри.
Тагын да зур куанычыбыз шул: быел авылыбыз юллы булды. Моңа кадәр күтәртелгән юлыбызга ком гына түшәлгәнлектән, язгы, көзге яңгырлы көннәрдә җәяүлегә дә, техника белән йөрүчеләргә дә авырлык туа иде. Җәй көне, июнь аенда, Чәчер-Пучы арасындагы юлны стандартларга туры китереп, төзекләндереп, өслегенә ак таш түшәделәр. Юл кырыйлары да чистартылып, юл билгеләре дә куелгач, кайчандыр хыялда гына булган юл проблемасының хәл ителүенә, ниһаять, инандык. Юллар - безнең яшәешебез ул. Авылның яшәеше дә, киләчәге дә юл белән бәйле. Бу сүзләрне юл ачылу тантанасына килгән һәрбер кеше күңеленнән үткәрде.
"Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Актаныш участогы җитәкчесе Рәхимҗан Мансуров:
- Районыбызда җәйге сезонда күп кенә юл төзелеше эшләре белән шөгыльләндек. Актаныш районында гына юл төзелеше буенча 200 миллионнан артык суммада эш башкардык. Киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Эш биредә Чәчер авылында июль аенда башланып китте. Ноябрьдә федераль юл белән Чәчер авылы арасындагы юл файдалануга тапшырылды. Вакытында һәм барлык тиешле таләпләргә туры китереп эшне башкардык. Авыл халкы бик шат. Рәхмәтләрен укыйлар безгә. Бу юл төзелеше "Кечкенә авылларны юллар белән тәэмин итү" программасы нигезендә эшләнде.
Әлеге участокта 40 елдан артык хезмәт куючы участок мастеры Сабирҗан Мирзануров:
- Федераль юлдан Чәчер авылына үтә торган 4 км 600 мерт юлга ташлы ком катнашмасы җәелде - шул рәвешле Чәчер халкына да юллы булу бәхете елмайды. Нинди таләп куелса, җиренә җиткереп башкардык. Бу юлны сафка бастыруда тырышлык куйган барлык бригадалар да сүз тидермәслек итеп эш эшләде, тәэмин итү яхшы булды, эш барышында сыйфатка игътибар иттек. Моңа кадәр юллары начар иде, хәзер инде яхшы юлдан йөриячәкләр, бәлки тора-бара асфальт та булыр. Без эшебезне төгәл срокларга башкарып чыктык, - дип белдерде.
317 еллык тарихы булган Чәчер авылына чиксез мәхәббәте, аның халкына ярдәм итү теләге белән янып йөрүче, тумышы белән шушы авылныкы булган Фәнис Нуртдиновны авылны юллы итү өчен кыю адымнарга этәрә.
- Безнең авыл 1968 елдан кече авыллар исемлегенә кертелгән. Былтыр бер төркем авыл халкы исеменнән үтенеч хаты язып, Фаил Мисбах улына мөрәҗәгать иттек. Ул безне бик яхшы каршы алды. Һәм без бу юлның буласына ышандык. Теләгебез тормышка ашты, - диде ул һәм авылдашларын шушы тарихи бәйрәм чарасы белән тәбрикләде.
Көзге салкын көн булуга карамастан, җыелган халык таралышмады, юл ачу чарасының ахырына кадәр торды.
Түке авыл җирлеге җитәкчесе Рамил Нуртдинов та авылдашларының сөенечен уртаклашырга ашыкты:
- Юл проблемасы - күптәнге проблема. Инде авылда кешеләр яңа йортлар төзи башладылар. Юл булгач, авыл кешесе кайтырга гына тора. Минтимер Шәймиевнең авылларга газ керткәндә әйткән бер сүзе бар иде: "Җиде рәхәтнең берсе" - дип. Юл да шулай ук җиде рәхәтнең берсе инде ул. Юлы булса, суы, уты, газы булса, авылда рәхәтләнеп яшәргә була, мөмкинлекләр күп. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә, республика, район җитәкчелегенә һәм, аеруча, рәхмәт юл төзелеше хезмәтчәннәренә. Юлны тиз арада бер җәй эчендә төзедегез дә куйдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.
Чәчер уңганнары пешергән чәк-чәктән авыз иткәч, тантана кунаклары сүз алды. "Татавтодор" җәмгыяте Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Марс улы:
- Без Минзәлә, Мөслим Актаныш якларына хезмәт күрсәтәбез, юлларны шул якларда төзибез. Пучыга җитәрәк һәрвакыт бу юлның начар булуын карап китә идем. Авылы күренә, юллары юк микәнни дип уйлый идем. Бер кереп чыктым, юл арасы ерак кына, авыл юлсыз тора. Менә инде юллы булдыгыз. Шушы куанычыгыз белән тәбрик итәм. Юллар булгач, кайтучылар да күп булыр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов:
- Бу юллар миңа күптәннән таныш. Кечкенәрәк чакларда бу юлларда йөрергә туры килде. Бүгенге көндә сезнең белән бергә бу юллар салынуга мин бик шатмын. Юлларны төзүдә ярдәм иткән һәм мөмкинлекләр тудырган республикабыз Президентына, республика җитәкчелегенә, юлларны төзегән "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә бүлекчәсенә рәхмәтләремне җиткерәм. Шушы юллар киләчәктә халыкка хезмәт итсен. Юллар төзелү белән авылда яшьләр артыр дип өметләнеп калам. Авылда хуҗалыклар артып, юллар төзелеп авылның үсешен алга җибәрер дигән өметләр баглыйм, - дип, Чәчер авыл халкының шатлыгын уртаклашты, җылы теләкләрен җиткерде.
Юл ачу бәйрәмендә муллабыз Габделхәй Хадиев авыл тарихына, элекке юлларның нинди булуына тукталды. Бүгенге юл салынуга шат булуын яшермәде. III сыйныф укучысы Илназ Әхмәтовның, авыл өлкәне Венера Муллагалиеваның шигырьләре, Рәйхана ханымның авыл турындагы матур җыры беркемне дә битараф калдырмады. Түке җирлеге мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы һәм район мәдәният йорты кунаклары чыгышы да яратып кабул ителде һәм алкышларга күмелде.
Авылыбыз тагы да яшәреп, халык саны артып, шушы төзек, яхшы юллардан йөрергә язсын. Ә юлны төзекләндерүдә үз өлешләрен керткән республика, район, җирлегебез җитәкчеләренә, юлчыларга һәм, әлбәттә, авылдашларыбызга без зур рәхмәтлебез.
Чәчер халкы исеменнән
Рәхмәт әйтә барчабыз.
Асфальт юл да салыныр дип
Өметләнеп калабыз.
Юлларыбыз ныклы булсын,
Халкыбыз йөреп торсын.
Алга таба да авылыбызга
Игътибар булып торсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: