Актаныш

Чәчер авылының горурлыгы

Чәчер авылында Бөек Ватан сугышына китеп, илебез тынычлыгы өчен башын салган каһарманнарга атап куелган мәңгелек ут мемориалы бар. Аның үзәгендә шушы җирлектә туып үскән, сугышның бар михнәтләрен башыннан кичергән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены иясе Гайнетдин Мөхәмәдиев сурәте тора. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешендә - дөнья тарихына иң зур танк...

Чәчер авылында Бөек Ватан сугышына китеп, илебез тынычлыгы өчен башын салган каһарманнарга атап куелган мәңгелек ут мемориалы бар. Аның үзәгендә шушы җирлектә туып үскән, сугышның бар михнәтләрен башыннан кичергән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены иясе Гайнетдин Мөхәмәдиев сурәте тора. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешендә - дөнья тарихына иң зур танк сугышы буларак кереп калган Курск бәрелешләрендә катнашкан кеше ул.

"Курск, Орел һәм Белгород янындагы көрәш Бөек Ватан сугышының һәм, гомумән алганда, Икенче бөтендөнья сугышының иң бөек көрәшләреннән берсе булып тора. Биредә фашистларның иң яхшы һәм куәтле группировкалары тар-мар ителеп кенә калмады, ә бәлки немец халкының, Гитлер союздашларының Гитлер фашистлары җитәкчелегенә һәм Германиянең Советлар Союзының һаман арта барган кодрәтенә каршы тора алу сәләтенә ышанычы мәңгегә югалды", - дип искә ала әлеге көннәрне маршал Г.Жуков "Хатирәләр һәм уйланулар" китабында.

Ике яктан да сугыш кырында бер үк вакытта 2 млн. 236 мең солдат һәм офицер, 6200дән артык танк һәм үзйөрешле техника, 29 мең орудие һәм миномет туплана. Болар барысы да фронтның 550-600 километрындагы участогына җыела. Шуның кадәрле кеше, корал һәм техниканың моңа кадәр беркайчан да һәм бер җирдә дә шушындый чикләнгән урында тупланганы булмый. Биредә күпме кан коелуын, күпме корбаннар булуын күз алдына китерүе дә куркыныч. 49 көн дәвамында барган канкойгыч Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Бөек Ватан сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә.

Совет армиясе өчен иң зур җиңүләрнең берсе була ул. Һәм әлеге бәрелешләрдән өстен чыгуда райондашыбыз Гайнетдин Мөхәмәдиевнең дә өлеше зурдан булуы горурлык хисе өсти.

Ижауда яшәгән оныгы Рөстәм Мөхәмәдиев, бабасы турындагы белешмәләрне барлый башлагач, иксез-чиксез интернет челтәрендә Бөек Ватан сугышы һәм сугыш каһарманнарына багышланган интернет ресурска тап була. Биредә исем-фамилия буенча сугышта катнашкан өлкән буынның хәрби бүләкләре, ул чоргы тарихи карарлар һәм башка бихисап архив материалларын табарга була (кызыксынсагыз, podvignaroda.mil.ru юлламасы аша кереп карарга була, яки "Подвиг народа" дип эзләү зарур). Шуның нигезендә Гайнетдин Мөхәмәдиевнең дә батырлыкларына яктылык төште. 1942 елның 16 октябрендә дөнья күргән Көнбатыш фронтының 01143 санлы карарында мондый эчтәлектәге юллар бар: "30 август көннәрендә Коровино авылы янында барган каты бәрелешләрдә авыр танкның кече механигы Гайнетдин Мөхәмәдиев, яраланган танк командирын алыштырып, куәтле техниканы немец фашистларына каршы һөҗүмгә ташлый. Әлеге бәрелештә немец илбасарларының 2 пушкасын, 5 ДЗОТын юк итә, җиргә яртылаш күмелгән 2 танкны эштән чыгара һәм 80ләп немец солдат һәм офицерларын юк итә..." Сугышчан Кызыл Байрак ордены да райондашыбызга нәкъ шушы батырлыклары өчен бирелгән икән

Гайнетдин Мөхәмәдиев хәрби хезмәткә 1939 елның 11 февралендә алына. Тик тиз генә туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. 1941 елны башланып киткән сугыш яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китерә. 1942 елның февраль аенда фронтка җибәрелә ул. Аннан тиз арада танкистлар әзерләү курсын тәмамлагач, танкка утыра. Курск бәрелешләрендә, Орел, Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Немец фашистларының тез буынын калтыраткан данлыклы Т-34 танкы белән Ауропаның да шактый шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

Орденнан кала, "Батырлыгы өчен", "Германияне җиңгәне өчен" һәм башка сугышчан һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнә. Авылга сугыш бетеп бер ел узгач кына - 1946 елның май аенда әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта куәтле танкны комбайнга алыштыра ул. Калинин МТСында механизатор булып хезмәт куя. Авылның иң чибәр кызын үз итеп гаилә кора. Биш бала: дүрт малай, бер кыз тәрбиялиләр. Бүгенге көндә Зөлфәт - Чаллы шәһәрендә, Рәфкать - Түке авылында, Силүзә, Рәүфәт Ижау шәһәрендә гомер кичерәләр. Улы Флүрнең генә гомере кыска була. Узган ел туган авылында мәчет салдырып, зурлап ачу тантанасын уздыргач, 1 атна да узмый, бакыйлыкка күчә ул. Кызганыч, Гайнетдин абый үзе дә ир уртасы чагында - 51 яшендә гүргә керә. 1969 елның августы аны арабыздан алып киткән. Якты исеме, сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары гына мәңгелек. Авылдашлары һәм киләчәк буын өчен танкист шлемы кигән авыл батыры, горурлыгы, чын каһарман буларак хәтердә уелып калачак ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: