Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чәчкә үстерү – күңел халәте ("Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесен йомгаклап...)

29 август көнне "Өй алдыбыз - гөлбакча - 2016" район бәйгесенә йомгак ясалды - "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында укучы кызларыбыз "Чәчкә алиһәсе" бәйгесендә катнашты, балалар бакчалары, мәктәпләр чәчкәләрдән торган композицияләр белән сокландырды. Күз нурларын, күңел җылысын үзенә туплаган картина-панноларны ясау өчен күп көч һәм вакыт сарыф ителә. Тәрбияче-укытучыларыбыз аларны балалар,...

29 август көнне "Өй алдыбыз - гөлбакча - 2016" район бәйгесенә йомгак ясалды - "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында укучы кызларыбыз "Чәчкә алиһәсе" бәйгесендә катнашты, балалар бакчалары, мәктәпләр чәчкәләрдән торган композицияләр белән сокландырды.
Күз нурларын, күңел җылысын үзенә туплаган картина-панноларны ясау өчен күп көч һәм вакыт сарыф ителә. Тәрбияче-укытучыларыбыз аларны балалар, ата-аналар, бакча, мәктәп коллективы белән бергәләп эшли. Бакча-мәктәпләрнең күргәзмә панноларын, композицияләрен карап йөргәндә дә, иң элек, аларны эшләү ысулы, соңрак ничек файдаланылуы хакында сораштым. Шул кадәр көч куеп ясалган композицияләрнең киләчәк язмышы нинди?
Ләйсән Мөхәммәтдинова, "Тылсым" балалар бакчасы тәрбиячесе:
-Бакчабыз быел беренче тапкыр катнаша. Бик теләп, тырышып әзерләндек. Бөтенесе дә үзебездә үскән чәчәкләр.
Луиза Гомәрова, 4 санлы балалар бакчасы мөдире:
-Хезмәткәрләр белән бергәләп "Алтын балык" дигән композиция эшләдек. Иң элек, каркасын эшләп, бер кат тигәнәк беркеттек. Яңадан аюларның, балыкларның гәүдәләрен формалаштырып эшләдек. Төрле төстәге җепләрне кисеп беркеттек. Кояшны чәчәкләрдән ясадык. Аюны - җептән, алтын балыкны саргайган яфраклардан эшләдек, чәчәкләр дә кулландык. Күл буендагы камышларны да чәчәкләрдән эшләдек. Панноның кырыйларын да чәчәк белән бизәп чыктык. Балалар бакчасында балалар, ата-аналар игътибарына навеска элеп куябыз соңыннан.
Рамил Сәлахов, Чуракай мәктәбе директоры:
-Композицияне бергәләп уйлыйбыз - кайда-нинди сурәтләр булачак, нинди чәчәкләр белән бизәргә мөмкин. Пена сиптереп төп өлешне формалаштырабыз, аннан чәчәкләр беркетәбез. Бизәлешне хатын-кызларыбыз эшли. Чәчәк бәйрәменнән соң, композицияне башлангыч сыйныфлар стенага беркетеп куя, коридорда да берәр ел тора. Чәчәкләр төссезләнгәч, ясалма чәчкәләр белән алыштырып, матурлап эшләп куябыз.
Чалманараттан Адилә Малихова - V сыйныф укучысы мәктәп ясаган "Су анасы" композициясе хакында шигъри юллар белән сөйләде:
-Нәкъ Шәбез ярында бардыр бер авыл,
Исемен, Чалманарат, диләр.
Елгасында Су анасы яши,
Чәчен тарап үрә икән,
Авылга карап, диләр.
Шәбез елгасының иясе ул,
Саклый аны бәла-казадан,
Чүпләп суны пычратсаң,
Котыла алмассың җәзадан.
Нәркизә Фатихова, Актаныш технология техникумында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
-Композициядә үзебезнең гербны чагылдырдык. "Эшче һөнәре" бәйгесендә катнашабыз - анысын да күрсәтәсебез килде. 2016 ел -сулыкларны саклау елы буларак аккошлы күлне дә чагылдырдык.
Бәйрәм карарга районыбыз авылларыннан ел да килүчеләрдән - Мәсәде авылыннан Зәйнәп Шәяхмәтова:
-Һәр елны киләм. Һәр шәһәрдә була, ләкин Актаныштагысы күңелемә якынрак. Авылыбызның чәчкә үстерү осталары да бәйгедә катнашып, призлы урыннарны яулыйлар.
Айрат Хаҗиев, Уразай авыл җирлеге башлыгы:
-Җирлегебездә бик тырыш гаиләләр бар. Һәркем матурлыкка омтыла, ихатасын да төзекләндерә, бакчасын да гөлбакча итеп тота. Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар арасында авылдашыбыз Кадрия Әдһәмова җиңү яулады районда, котлыйбыз!
Чәчкә бәйрәме мизгелләрен тамаша кылырга, хезмәттәш коллегаларының хезмәтен бәяләргә ветеран укытучылар Роза Сергеева, Римма Улемаева да чыккан иде. Алар да фикерләре белән уртаклаштылар. Роза апа:"77 яшемне тутырдым быел, шулай булса да, ишегалдым тутырып чәчкәләр үстерәм, күңел халәтемне чагылдыра алар минем, җанга шифа, сихәт бирә", -ди. Бергәләп һәр мәктәп-бакчаның бизәлгән күргәзмә-композицияләрен карап чыкканнар. Укучыларны да, укытучыларны да яңа уку елы башлану белән котладылар. 22 август көнне Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылар коллективы белән Болгарга экскурсиягә барулары хакында да искә алып, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Район үзәгендәге шәхси йортта яшәүчеләр арасында беренче урында Люция Акмалова, Илиза Әхмәтханова, Альбина Нурисламова- икенче, Рушания Мөхәмәтҗанова, Рәмзәлия Закирова, Рәвидә Нурлыева өченче урынга лаек булдылар.
Оешма-предприятиеләр арасында район мәдәният йорты -I, МНКТ, Саклык банкы - II, үзәк хастаханә, универсаль спорт комплексы III урынны яулады. Мәгариф учреждениеләреннән район үзәгендә гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 2 нче мәктәбе, Актанышның 1нче мәктәбе; авыл җирлекләрендә Татар Суыксуы, кадет-мәктәбе; тугызьеллыклар арасында Такталачык коррекцион мәктәбе, Богады, Меңнәр, Такталачык мәктәпләре I-III урынга ия булдылар. Район үзәгендә 3 нче санлы "Тылсым", 1нче санлы "Умырзая", 6 санлы балалар бакчалары, авылларда Киров, Пучы, Яңа Әлем балалар бакчалары, мәдәният учаклары арасында Түке, Әтәс, Байсар, Киров, Карт авылы клублары; ФАПлар арасында Тат. Ямалы, Чуракай, Бүләк фельдшер-акушерлык пунктлары, иман йортлары арасында Колын, Пучы, Качкын авыллары мәчетләре иң яхшы чәчәк үстерүчеләр дип табылдылар.
Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар арасында Уразайдан Кадрия Әдһәмова җиңүче дип табылды. Теләкәйдән Гөлсәрия Әмирова, Апачтан Фиразия Нәҗметдинова - икенче, Айманнан Зәйнәп Шәйхетдинова, Актанышбаштан Дилүсә Әмирханова, Калмаштан Альбина Исламова өченче урыннарны яуладылар. Солтанголдан Мәдәния Гыйлметдинова, Аештан Зәйнәп Разова, Зөбәердән Диләрә Талипованың да үз бакчаларын гөл итеп тотучылар икәнлеге мәгълүм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев