Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чәчәк таҗлары каршылый таңнарны

Актаныш - гөлләр иле. Әлеге тылсымлы сүзләр чәчәк бәйрәмендә бик еш телгә алынды. Аллы-гөлле чәчкәләрнең гүзәллегенә сокланып туйгысыз. Үзен сихри дөньяда хис итеп утырган тамашачы киләсе елда, һичшиксез, тагын да матуррак чәчәкләр үстерәчәкмен, дигән фикер белән таралышты бу көнне. Бәйрәм чарасы район мәдәният сараенда узды. Сәхнә күз явын алырлык җете...

Актаныш - гөлләр иле. Әлеге тылсымлы сүзләр чәчәк бәйрәмендә бик еш телгә алынды. Аллы-гөлле чәчкәләрнең гүзәллегенә сокланып туйгысыз. Үзен сихри дөньяда хис итеп утырган тамашачы киләсе елда, һичшиксез, тагын да матуррак чәчәкләр үстерәчәкмен, дигән фикер белән таралышты бу көнне.
Бәйрәм чарасы район мәдәният сараенда узды. Сәхнә күз явын алырлык җете төсләргә бай бакча чәчкәләренә күмелгән. Гөлләр алиһәсе булып киенгән балалар чыгышы әкият иленең тылсымлы ишекләрен ачып җибәрә. Залда чәчәк үстерүчеләр - район бәйгесендә җиңүчеләр. Бүгенге тәбрикләүләр, чын йөрәктән чыккан ихлас теләкләр, дәртле җыр-биюләр - алар өчен!


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова: "Комиссия белән йөргәндә иң сокландырганы - авыл җирлекләре булгандыр. Мәктәп яннарында бер ачык урын калдырмыйча, җәйрәп яткан матурлык дәрьясы тудырылган. Чәчәкләр үстереп, без балаларга эстетик тәрбия дә бирәбез. Балалар бакчасыннан ук, балалар матурлыкны таный, тудыра, саклый белергә өйрәнеп үсәләр. Быел, шулай ук, мәчетләребез территорияләрендә дә чәчәк үстерүгә зур игътибар бирделәр", - дип, быелгы бәйгенең күтәренке хисләр белән йомгаклануын белдерде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 12 сентябрь, 2012 71 (9716) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев