Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чәчәкләренең таҗына чыклар булып шигырь төшә

- Беләсезме, мин бүген ни өчен бәхетле? - дигән сорау бирде безгә Фарсель ага үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, районда игълан ителгән кече Ватан елы уңаеннан, мәдәният йортының тантаналар залында узган "Кылган эшем, көчем - халкым өчен!" кичәсендә очрашу вакытында. Тын калып, безнең җавапларны да тыңлагач, истәлекләре белән уртаклашты. Язучы, шагыйрь,...

- Беләсезме, мин бүген ни өчен бәхетле? - дигән сорау бирде безгә Фарсель ага үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, районда игълан ителгән кече Ватан елы уңаеннан, мәдәният йортының тантаналар залында узган "Кылган эшем, көчем - халкым өчен!" кичәсендә очрашу вакытында. Тын калып, безнең җавапларны да тыңлагач, истәлекләре белән уртаклашты. Язучы, шагыйрь, галим, бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты, якташыбыз Фарсель Зыятдинов белән аралашып, аны тыңлап үткән һәр мизгел кадерле дә, якты да булды. Һәр сүзе, тормышының һәр вакыйгасы безнең өчен кыйммәтле аның. Язмыш сынауларын бер-бер артлы кичеп, һәр өлкәдә үзен танытуы, уңышка ирешүе белән дә, тормышның кадерен белеп, хәзер дә халыкка хезмәт итүе белән дә, затлы һәм зыялы, гади һәм бөек шәхес буларак дөньяны ничек кабул итүе белән дә.
- 1943 елны таулыктан Усы белән Качкын арасындагы әрәмәлектән өч төп кыргый карлыган алып кайтып бакчага утырттым. Ул үсеп киткәч, яшелчә үстерәсе килә башлады. Орлыкларны җиргә төртеп куясың да, ул шытып чыга - карап торуы кызык бит. Аннан мине бакчачылык белән кызыксынырга этәргән сәбәп тә чыкты: Минзәлә районындагы бер урыс авылыннан килеп, бозылып-череп бетә язган тозланган кыяр, помидор саталар, шуны авыл халкы чират торып ала иде. "Нишләп үзебез үстермибез?" - дип, нык үртәлә идем. Шуннан, тынгысызланып, яшелчә үстерә башладым, - дип, туган ягы белән бәйле хатирәләрен яңартты ул. Минзәлә районында бакчачылык буенча бик көчле "Дружба" колхозыннан әтисе белән өй янына дүрт-биш төп алмагач алып кайтып утырталар. Аннан кура җиләкләре үстерә башлыйлар. "Авылда бакчачылык белән кызыксынучы бердәнбер Фәррах бабай яши, аның бакчасында бик вак, әче алмалар бирүче карт, кыргый алмагачлар була. Бүтәне булмагач, малайлар аннан шул вак алмаларны урлыйлар. Ә авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү алар гаиләсеннән башлана. Әнисе яшелчәләр тозларга, маринадларга, салатлар ясарга бик оста була.
Фарсель 1937 елның 1 июнендә Качкын авылында Сәхабетдин абый белән Мосаллия апа гаиләсендә туа. Пар канат астында озак иркәләнергә туры килми. Бөек Ватан сугышы башлана.
Мосаллия апа сугышның бөтен ач, михнәтле еллары аша өч баланы өзлектерми алып чыга. Бәхетләренә, Сәхабетдин абый фронттан исән-
имин әйләнеп кайта. Озак еллар бригадир булып эшли. Фарсель авыл мәктәбенең башлангыч сыйныфын, Зөбәер җидееллык мәктәбен, соңыннан Пучы урта мәктәбен тәмамлый.
Фарсель абыйның кызыксынучанлыгы, авылны, аның кешеләрен яратуы аның язмышын, яшәү рәвешен билгели. Авыл халкы, татар кешесе ни өчен кыска гомерле? Нигә сәламәт түгел? Ничек үзгәртергә моны? Гомере буена шул сорауларга җавап эзли ул. Тәтеш техникумында укып, агроном белгечлеге ала. Армиядә хезмәт иткән елларында топограф булып Грузия, Азәрбайҗан тауларына күтәрелә. Кавказда яше йөздән арткан сиксән кеше яшәүче авылны эзләп табып, андагы кешеләр белән аралаша. 157 яшьлек аксакал белән сөйләшеп, аларның һәр көнне яшелчә, җиләк-җимеш ашауларын, бер-берсе белән эчкерсез аралашуларын, кояшта, саф һавада булуларын, су керүләрен күзәтеп, бик күп мәгълүмат туплый, аның әле 121 яшьлек улы да бар иде, ди. 1957 ел була ул.
Кызыксынучанлыгы, һәр яктан камил белемгә омтылуы аны университетка алып килә. 1965 елда Казан дәүләт университетын, 1966 елда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшләгәндә, "Авыл офыклары" тапшыруларын әзерләгәндә хыялын тормышка ашыра коллегабыз - журналист Фарсель Сәхап улы.
- Радиода, телевидениедә эшләгәндә командировкаларга йөрим, күзәтәм. Йортлар бакчасында кычыткан, әрекмән үсә, яшелчә-җимеш үстерүче юк. Тапшыруның мөхәррире белән сөйләшеп, әйдә, татар халкын күтәрик әле, һәр гаилә үз бакчасында яшелчә-җиләк-җимеш үстерсен, дип, эшкә керештек. Бүген бик бәхетлемен, авыллардан үткәндә карыйм - һәр кеше бакчачылык белән шөгыльләнә, кешеләрнең гомер озынлыгы да артты.
- Тарихны өйрәнгәндә без аның кайбер өлешләренә игътибар биреп бетермибез. Татар халкының игенчелек, терлекчелек белән борынгыдан шөгыльләнгәнен беләбез. Ә менә яшелчәчелек, җиләк-җимеш агачлары үстерү белән XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында гына шөгыльләнә башлаган ул. Аның башында белемле, гыйлемле татар мәгърифәтчеләре торган. Авылдан авылга йөргәннәр. Кайберләре, авылларда яшәп, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, башкаларга да өйрәтеп, сәламәт, озак һәм зирәк яшәү серләрен өйрәткән. Әниемнең әтисе Нурулла Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылыннан, ул да әлеге хәрәкәтнең башында торган. Фарсель абый шушы мәгърифәтчеләрнең иң күренекле дәвамчысы, - дип, тарихыбыз белән бәйләп фикерен белдерде язучы Факил Сафин.
1970 елда Фарсель Зыятдиновны яңа гына оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм фәнни-тикшеренү институтына фәнни-техник мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Шушы елларда ул, эшеннән аерылмыйча укып, Казан авыл хуҗалыгы институты каршында аспирантура тәмамлый һәм икътисад фәннәре юнәлешендә кандидатлык диссертациясе яклый. 1980 елда инде фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген җитәкли. Бу чорда аның күп санлы фәнни монографияләре, мәкаләләре, публицистик әсәрләре дөнья күрә. 1986 елдан Казан финанс-икътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты була.
- Авыл капкасыннан, ата нигезеннән чыгып киткәннән соң, һәрберебез артка борылып карыйбыз. Еллар үткән саен, туган нигезгә кайтасыбыз килеп гомер кичерәбез. Олы юлга чыгып киткәндә беребез дә нәрсә көткәнен белми. Дуслар да, сине сөймәүчеләр дә очрый. Шул олы юлда яр табасың, гаилә корасың. Фарсель абыйга табигатьтән тырышлык, сабырлык бирелгән. Уңышка ирешкән, зур исемнәр алган, ә аңа кадәр нинди генә авырлык кичермәгән ул. Иҗаты, гомер юлы катлы-катлы юллар үтте. Шул юлда гомер иткән, яраткан ярын, нарасый кызын, улын югалтты. Бүген мәктәп укучылары белән очрашабыз, алар өчен әйтергә кирәк моны. Тормышта авырлыклар алдында югалып калмас өчен, уңышка ирешү өчен, сынмас өчен чынбарлыкны әйтеп, өйрәтеп үстерү кирәк, - дип, Фарсель абыйга тирән хөрмәтен белдереп, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды Данил Салихов.
- Безнең белән үзен гади тотса да, халкыбызның бөек шәхесе ул. Җәмәгать эшлеклесе дә. Бүген дә актив тормыш белән яши. Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы съездында катнашып та милләтне борчыган сорауларны күтәрүче ул, - дип, озак еллар дәвамында Фарсель абый белән аралашулары, хезмәттәшлекләре турында сөйләде яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин.
- 2017 ел - Актанышта кече Ватан елы. Туган ягыбыз тарихын, зыялы кешеләрен балаларыбызга күрсәтеп, хезмәтләрен хөрмәтләп, һәр авылның тарихын, хөрмәтле кешеләрен барлыйбыз. Район башлыгы Фаил Мисбах улы якташ язучыларыбыз белән очрашып фикерләшкәндә Айгөл Әхмәтгалиева Актанышта Фарсель Зыятдиновның иҗат кичәсен уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Менә без бүген шул матур кичәдә Фарсель ага белән аралашып, тормышының, иҗатының кадерле истәлекләре белән танышабыз, - дип, район башлыгы, район башкарма комитеты исеменнән рәхмәтен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.
Айгөл Әхмәтгалиева районыбызга кайткан язучылар белән туган авылларында да халык белән аралашып, иҗат кичәсе үткәргәннән соң, фикерләрен мөхәрриятебезгә язып җибәрде:
- Район җитәкчелеге һәм Язучылар берлеге хәер-фатыйхасы белән старт алган бәйрәм чарасы үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән "Кылган эшем, көчем - халкым өчен!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Фарсель абыйның туган авылы Качкында узган "Авыл яши җанда моң булып" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә - мәктәп коллективының соклангыч хезмәте. Кунакларны ипи-тоз, якты йөз, матур җыр белән каршы алган бакча балалары чыгышы да, мәктәп директоры Рания Мирзаянова җитәкчелегендә зәвыклы һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән бәйрәмдә укучыларның соклангыч җыр-биюләре, укытучыларның, авыл үзешчәннәренең матур җырлары, язучының туганнарының үз истәлекләре белән уртаклашуы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Үз шәхесләрен күрә, бәяли, хөрмәтли белгән якташларың булу бәхет түгелмени? Чөнки кендек каны авыл туфрагына тамган кеше, киләчәктә нинди генә зур шәхес булып җитешмәсен, аның җанында, сагындырып, юксындырып, моң булып, һәрчак авыл яши... Бер очрашу - бер гомер, дигәндәй, мондый очрашулар шул сагышлы моңга үзе бер дәва, - дигән ул.
Актанышыбызның гөлләр, чәчәкләр алиһәсе Вәсилә Әхмәева Фарсель Зыятдиновка, бакчачыдан бакчачыга, дип, чәчәк гөлләмәсе тапшырды, аңа карата булган тирән ихтирам сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев