Актаныш

Чәчәкләргә тиң бәйрәм

Картлык шатлык түгел. Көзге мизгелләрнең чагылышы ул, сагышлы да, моңсу да. Без дә кайчандыр күбәләк кебек очып кына йөри торган яшьләр идек, кай арада килеп җиткәндер бу картлык, ышанасы да килми. Өлкәннәр көне дә табигатьнең картайган чагы көз аена тәгаенләнгән. Көзге табигать тә картлар кебек, кайвакытта пыскып кына күз яшьләрен...

Картлык шатлык түгел. Көзге мизгелләрнең чагылышы ул, сагышлы да, моңсу да. Без дә кайчандыр күбәләк кебек очып кына йөри торган яшьләр идек, кай арада килеп җиткәндер бу картлык, ышанасы да килми.
Өлкәннәр көне дә табигатьнең картайган чагы көз аена тәгаенләнгән. Көзге табигать тә картлар кебек, кайвакытта пыскып кына күз яшьләрен коя, кайчакта сүрән генә елмаеп ала, кирәк икән, усал җилләре белән дулап куя. Өлкәннәрнең дә бит тормыш-көнкүрешләре төрлечә. Кайберләре бәхетле картлык кичерә, кайберләренә башкачарак язмыш тәгаенләнгән.Аллаһы Тәгаләгә каршы барып булмый, язмышка буйсынырга гына кала. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы, шәфкатьле булырга чакыра. Өлкәннәр ункөнлегендә барлык олы яшьтәге кешеләрнең күңелен күрергә тырыша.
Бөтен җирлекләрдә, оешмаларда өлкәннәргә бәйрәм оештырыла. Шул нисбәттән безнең Иске Сәфәр авылында да һәр ел саен өлкәннәр ункөнлеге бәйрәмнәр табыны янында башланып китә. Ул быел да шулай булды. Өлкәннәр бит ашар өчен генә түгел, ә бер-берсен күрергә дип киләләр. Җәй буе бакча мәшәкатьләре белән бер-береңне дә күрә алмыйсың. Быел Кадермәт өлкәннәре килү дә табынга ямь өстәде. Алар бигрәк тә минем өчен кадерлеләр. Чөнки гомеремнең күбесе аларның балалары белән эшләп үтте.
Өлкәннәрне котларга Актаныштан җыр-бию ансамбле артистлары да килгән иде. Алып баручылары матур итеп кичәне башлап җибәрде. Җырчы егет Атлас Әмируллин җыр белән котлады. Актанышның моңлы сандугачы Лилия Хөсәенова да җырлап күңелләрне әсир итте. Концерт котлаулар белән үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык рәисе, ветераннар советы җитәкчеләренең котлаулары өлкәннәрнең күңелен күтәреп, үзләренә игътибар бар икәнне исләренә төшерделәр.
Концерт дәвам итте. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган, хәзер җыр-бию ансамблендә эшләүче Луиза Шәйгәрданова дәртле биюе белән дә, моңлы тавышы белән дә авылдашларын таң калдырды. Мәктәп укучылары да алардан калышмады, бик матур итеп җырладылар. Алмаш-тилмәш җыр агылды. Алып баручы кызыбыз бертуктаусыз сөйләп торды, уеннар оештырып, безне дә яшьлекләребезгә алып кереп китте. Өлкәннәр уеннарда бик актив булдылар, җырладылар, матур итеп сөйләделәр, балачак мизгелләрен искә төшерделәр. Без бу вакытта картлар түгел, күбәләктәй очып йөргән кызларга, егетләргә әйләндек. Монда инде безнең бөтен мәшәкатьләр дә онытылган иде.
Бәйрәмне оештырган авыл җирлеге башлыгына, оештыруда булышкан хуҗалык рәисенә, "Актаныш" агрофирмасына ярдәм иткән башка иганәчеләргә барлык өлкәннәр исеменнән зур рәхмәт. Аш әзерләүдә булышкан кызларыбызга да бик рәхмәтлебез. Һәрберсе, елмаеп, һәр ризыкны китереп кенә тордылар. Рәхмәтебезнең чиксезе - югары дәрәҗәдәге матур концертлары белән куандырган җыр-бию ансамбле артистларына, аларның җитәкчесе Лилия Ялаловага. Сүз уңаеннан, Лилия һәм Илсур Ялаловларның яшь чаклары безнең мәктәптә үтте. Алар бик сәләтлеләр иде. Без аларны хөрмәт итәбез, уңышларына сөенәбез.
Бу бәйрәм, чыннан да, безне дөньяның бар мәшәкатьләреннән арындырып, матурлык, җылылык, хуш ис бөркеп торган чәчәкләргә тиң бәйрәм булды.
Шатлыклы минутларны югалткан бер мизгел
Бәйрәмнең бер китек ягы күңелемә тәэсир итте. Чара ахырында: "Күчтәнәч каплары алыгыз", - дип игълан иттеләр. Картлар чиратка тезелде. Күчтәнәч каплары өләшә башладылар. Миңа да чират җитте. Пакет өләшүче кызыбыз: "Сиңа пакет юк, син бит Игелек үзәге пенсионеры",- димәсенме. Каттым да калдым, 34 ел укытучы-тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыкканны үзебездә укыган бухгалтерия кызлары белмәгәннәрмени? Башка елны бирәләр иде, мондый сүзне ишеткәнем булмады. Мин социаль яклау үзәгендә, пенсиягә чыккач, 8 елга якын вакытлыча эшләдем. 64 яшем тулгач эштән туктадым. 64 яшьтә мине икенче кат пенсиягә чыгарганнарын шунда гына аңладым.
"Кала дөнья, кала бар матурлык", - дигән шигъри юллардагы кебек, матурлыклар артта калды, күңелне авыр тойгылар гына биләп алды. Безнең хуҗалык җитәкчесе - бик әйбәт, уңган, гади, халыкчан кеше. Сәләтле җитәкче, аңа хөрмәтем зур. Аның тирәсендә кешеләргә карата дорфа хезмәткәрләр булу гына кызганыч.
Аллаһы Тәгалә гомер биреп, киләсе елдагы өлкәннәр көнен күрергә язса, матурлык илендә генә калыр идем, күчтәнәч алырга бармас идем. Менә шушы хәлләрдән соң, җылы сүз, җылы көз күңелемдә боз булып катты. Картлык бар кешегә дә килә ул, өлкән кешеләрдән көләргә ярамый, үзеңә әйләнеп киләсен онытма. Безгә бары бер җылы сүз дә җитә, башкасы кирәкми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: