Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чебиләр Такталачык белән Яңа Кормашка китә

“Актаныш таңнары” газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылган һәм газетага багышлап такмак чыгарган абунәчеләр арасында ике җиңүчегә унар чеби бүләк итәчәгебезне  хәбәр иткәч, иҗат итәргә яратучы 58 абунәче үзенең уенда катнашырга теләге барлыгын белдерде. 

“Таҗлы вирус” вакытында күп кеше җыймыйча гына 12 май көнне мөхәрриятебездә инстаграм челтәре аша туры эфирда без әлеге бүләкләрне уйнаттык. Әйтергә кирәк, такмакларның барысы да бик матур язылган иде. Арадан икесен генә сайлап алу бик авыр булыр иде. Шуның өчен гадел булсын дип, уенны лоторея формасында оештырдык. Бәхет Такталачык авылыннан Алмаз Габдуллин һәм Яңа Кормаш авылыннан Галия Шәесламовага елмайды.

Аларны ихлас күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Башка абунәчеләребез дә төшенкелеккә бирелмәсен. Аларның өенә ярты ел буена район яңалыклары белән таныштырып баручы газетабыз килеп торачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев