Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өченче баласын үтереп күмеп куйган

Бу куркыныч хәл май бәйрәмнәрендә була. Новокузнецк районы авылында бер хатын өченче баласын таба һәм аны сулы тазда батырып үтерә. Аннан полиэтиленга төрә дә җиргә күмеп куя. Аның йөкле икәнен белгән күршеләре, хатынның гәүдәсе элекке хәленә кайтканын күреп, шиккә калалар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Хокук сакчылары хатынны чакыртып...

Бу куркыныч хәл май бәйрәмнәрендә була. Новокузнецк районы авылында бер хатын өченче баласын таба һәм аны сулы тазда батырып үтерә. Аннан полиэтиленга төрә дә җиргә күмеп куя.
Аның йөкле икәнен белгән күршеләре, хатынның гәүдәсе элекке хәленә кайтканын күреп, шиккә калалар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр.
Хокук сакчылары хатынны чакыртып сораштыргач, аның яңа туган сабыен үтергәнлеге ачыклана. Үз адымын ул ике бала өстенә өченчесен дә тәрбияли алмаячагы белән аңлата. Аның ире дә булмый. Ул баланы очраклы кешедән тапкан була.
Кемерово өлкәсендә җинаять эше кузгатылган. Кансыз ананы 5 елга кадәр төрмә көтә, дип яза saby-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев