Актаныш

Чернобыль тәмугын кичкән райондашларыбыз зарланырга күнекмәгән

Күңелдәге яраларны яңарта торган бу авыр датаны быел Актанышта 13 чернобыльче каршы алды.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 32 ел тулды. Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк...


2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Тарихка кара хәрефләр белән уелган бу көндә Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы актанышлылар, аларның тол калган хатыннары, балалары “Яшьлек” МҮнә җыйналды. Күңелдәге яраларны яңарта торган бу авыр датаны быел Актанышта 13  чернобыльче каршы алды. 

Чернобыльчеләр белән очрашуга район хакимиятеннән, Игелек үзәгеннән, пенсия фонды, район үзәк хастаханәсеннән вәкилләр чакырулы иде. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев та залда утыручылар белән турыдан-туры аралашып, аларны борчыган сорауларга ачыклык кертергә, ярдәм кулы сузарга килгән иде. Тик тормышның авырлыгын да, рәхимсезлеген дә үз җилкәләрендә татыган чернобыльчеләр бүгенге тормышларыннан зарланып утырмады. 

Тел-теш тигезерлек түгел яшәү, аллага шөкер! – диешкән чал чәчле абыйларны күреп, алар алдында хәзерге буынның йөзе чиста булуына сөенеп тә куйдым. Димәк, районыбыз чернобыльчеләргә алдагы елларда да, аларның сафы сирәгәйгәнче үк, мөмкин кадәр ярдәм итә килгән. Онытмауларына, кайгыртып торуларына рәхмәт! 

Илфак Шамил улы бүгенге очрашуда катнаша алмаучыларның өйләренә баруны да оештырырга кирәклеген ассызыклады. “Бәлки аларның зарлары бардыр? Бәлки алар бездән ярдәм өмет итеп яталардыр – моны белешергә кирәк. Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашканнар саны елдан-ел сирәгәя. Якты киләчәгебез хакына гомерләрен, сәламәтлекләрен аямаган чернобыльчеләрне без беркайчан да онытмасак, аларга карата мөмкин кадәр илтифатлырак, игътибарлырак булсак иде”, -диде ул. 

Район җитәкчелеге фикерендә чернобыльчеләрнең сәламәтлеге торышы турында хафалану да яңгырады. Чыннан да, алар өчен шифаханә-курорт системасы булмау – бүген борчу тудырырлык мәсьәлә. Элегрәк елга бер булган шифахәнәләр тора- бара өч елга бергә калган, аннары исә, гомумән, юкка чыккан. Ни өчен һәм кая булган алар? Монда чернобыльчеләрнең ни гаебе бар? 

Кызганыч, җаваплы оешма вәкилләре бу сорауга төгәл җавап бирә алмады. Илфак Шамил улы мәсьәләгә тиз арада ачыклык кертеп бетерүне бурыч итеп куйды. 

Җылы аралашуга корылган очрашу чернобыльчеләр хөрмәтенә әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Соңыннан исә Игелек үзәге хезмәткәрләре залда утыручылар хозурына Т.Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хушлашабыз инде” дип исемләнгән комедияне тәкъдим итте.


 

Реклама


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: