Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чөгәнә авылында - алтын туй!

Чөгәнә авылында гомер кичерүче әтиебез ТИМЕРБАЙ ХӘСӘН улы, әниебез ВЕНЕРА ИСМӘГЫЙЛЬ кызы МУФАЗДАЛОВларның бергә гаилә корып яши башлауларына 13 декабрьдә 50 ел. Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Сезгә...

Чөгәнә авылында гомер кичерүче әтиебез ТИМЕРБАЙ ХӘСӘН улы, әниебез ВЕНЕРА ИСМӘГЫЙЛЬ кызы МУФАЗДАЛОВларның бергә гаилә корып яши башлауларына 13 декабрьдә 50 ел.

Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Сез тормышның ачысын да, төчесен дә күрдегез, авырлыкларга бирешмичә, бер-берегезгә кирәк булып, бер-берегезгә терәк булып яшисез.

Кадерле әти-әниебез! Сезгә шушы юбилеегыз белән котлап, имин тормыш, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый озын-озак яшәвегезне телибез. Безне - биш баланы үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә безнең, шулай ук оныкларыгызның да игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.

Әти-әни! Сез бәхетле!

Ярты гасыр тигез гомер иттегез сез.

Бер-берегезгә таяныч һәм терәк булып,

Тормыш юлын җитәкләшеп үттегез сез.

Ниләр генә узмагандыр сезнең баштан,

Килмәгәндер нинди генә авырлыклар.

Сез җиңгәнсез аерылмый, каерылмый,

Сездә шул иң күркәм сыйфат - сабырлык бар.

Гомер буе, көнне-төнгә ялгый-ялгый,

Намус белән илгә хезмәт иттегез сез.

Инде менә алтын туйга җиттегез сез.

Әти-әни! Рәхмәт сезгә!

Сезнең гомер - безгә үрнәк.

Алтын туегыз сезгә бетмәс көч, дәрт бирсен

Йөз яшәгез - шушы бездән иң зур теләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев