Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чик сакчыларына һәйкәл

Актанышның Җиңү паркында тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде.

Барлык буын чик сакчыларына дигән обелиск үзенең лаеклы урынын тапты. Аны районыбызда яшәүче чик буе сакчылары үз хисапларына ясатып урнаштырды.

28 майда яшел фуражкалы хәрбиләр, ветераннар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу – чын ир-егетләр һөнәре. Россиянең чик буенда хезмәт иткәннәр бу көнне яшел погонлы формаларын, яшел фуражкаларын киеп, шушы урында җыела алачаклар. Ләкин быелга әлеге мөмкинлек, мәгълүм сәбәпләр аркасында, чигерелеп тора.

Совет хөкүмәтендә чик буе саклау гаскәрләре турындагы карар1918 елның 28 май көнендә кабул ителә. Бер гасырдан артык вакыты үткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында совет чикләренә якын килгән фашист гаскәрләре һөҗүменә, беренчеләрдән булып, чик сакчыларының каршы торуы һәркемгә дә билгеле. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист гаскәрләренә 485 чик буе заставасы каршылык күрсәтә, калган 230 заставага фашистлар 29 июнь көнне hөжүм итә. Бу коточкыч көннәрдә 83000 чик сакчысы дошманга каршы сугыша. Заставалар 6 сәгатьтән 45 тәүлеккә кадәр фашистларга каршы тора (бер заставаны немец генераллары 20-30 минут эчендә алырга ниятләгән була). Бу бәрелештә 95% чик сакчысы hәлак була, ләкин бер застава да артка чигенми, дошманга бирелми.

Чик сакчылары алтмышынчы елларда Кытай белән бәрелешләрдә, Әфганстан, Чечня, Төньяк Кавказ, Таджикстан республикаларында хәрби бурычларын үтәгәндә үзләрен батырларча тоттылар. Чик буенда хезмәт иткән райондашларыбыз хәрби бурычларын hәрвакытта намус белэн үтәделәр, орден, медальләр белән  бүләкләнделәр, җитәкчелек рәхмәтенэ ия булдылар.

Хәзерге вакытта Актаныш районында 1000нән артык ветеран-чик буе сакчысы яши. Алар төрле өлкәләрдә эшләп, районны социаль-икътисади, рухи-патриотик яктан үстерүдә үзләренең зур өлешләрен кертәләр.

2019 ел ахырында, 2020 елның башында алар арасында  бер инициатива барлыкка килә. Ватсапта эшләүче төркемнәрендә һәйкәл кую турында сүз кузгатыла. Башта район ветераннар советына киңәшкә киләләр, хат әзерләп, аннары район җитәкчесенә мөрәҗәгать итәләр.

Район башлыгы әлеге тәкъдимне шунда ук хуплап ала һәм бу һәйкәлне Актанышның Җиңү паркына урнаштырырга рөхсәт бирә.

Актанышның ветеран-чик сакчылары бердәм фикергә килеп, үзләреннән акча җыялар, заказ биреп, һәйкәлне үз хисапларына ясатып урнаштыралар.

“Район җитәкчелеге һәм район ветераннар оешмасына рәхмәт, безнең инициативаны хупладылар, бернинди каршылык күрсәтмәделәр, урынны билгеләргә ярдәм итәләр”, - диделәр безгә төп оештыручылары.

28 майда, Чик буе сакчылары көнендә, аны ачу планлаштырылса да, илдәге вазгыять аркасында массакүләм чаралар үткәрү туктатылып торганга, ул башка көнгә күчерелде.

Җиңү паркында сафка баскан яңа һәйкәлне рәсми төстә ачу 1 июльгә билгеләнде. 1 июль – Россиядә яшел фуражка көне.

Чик буенда хезмәт итеп кайткан райондашыбыз Вәсим Галимов сүзләренә композитор Инсаф Хәбибуллин көй язып, Чик сакчылары гимны да барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев