Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧИРАТ – ИСКЕ КОРМАШТА: Бүген җирлек 2018 елдагы эшчәнлегенә хисап тотты (+ФОТОЛАР)

Бүгенге көндә Иске Кормаш авыл жирлегендәге 361 хуҗалыкта барлыгы 736 кеше яши. Халык саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 35кә кимегән. Җирлекнен уртача яше - 45.

24 гыйнвар көнне район җитәкчелегенең эшлекле сәфәре  Иске Кормаш авыл җирлегенә оештырылды.  Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге команда җирлеккә караган Шәбез, Кыр-Каентүбә, Яңа Балтач, Иске Балтач, Иске Кормаш авылларында булып, терлекчелек белән ныклап шөгыльләнгән халыкның яшәү-көнкүреше белән танышты. 


Бүген җирлектә 5 КФХ исәпләнә, шуларның икесе - Яңа Балтач авылында, Хәбибуллина Диләрә һәм Рөстәм Рәшитовлар  оештырып җибәргән фермер хуҗалыкларда дистәгә якын көгезле эре терлек бар. Кыр-Каентүбә авылындагы КФХ – мал-баш саны буенча иң эреләрдән санала. Әлфис Мәҗитовның фермасында 114 баш үстерелә.  Җирлектәге гаилә фермасы да шушы авылга туры килә – Әнис Хаҗиев хуҗалыгында бүген 41 МЭТ. 


Шәбезбаштан Әбүдәр Бариев, Кыр-Каентүбәдән Дилүс Исламов, Иске Балтачтан Зилфас Галиев, Гавис Халимов, Иске Кормаштан Фарсил Рахматуллиннар эре малны шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үрчетә. Алар бүген җирлекнең  сөтчелек, терлекчелек тармагын киңәйтүдә әһәмиятле роль башкара. 


Бүгенге көндә Иске Кормаш авыл жирлегендәге  361 хуҗалыкта барлыгы 736 кеше яши. Халык саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 35кә кимегән. Җирлекнен уртача яше - 45.


Ел дәвамында Иске Кормашта 13 кеше бакыйлыкка күчкән, 5 бала туган. 


Шәхси хуҗалыкларда быел 322 баш МЭТ, былтыр 301 баш иде. Савым сыерлары 153, былтыр 152 иде, шәхси фермерлар белән бергэ 188 баш.  Барысы 320 баш сарык, 38 баш кәҗә, 5 баш ат, 1502 кош-корт, 208 баш умарта 111 эт асрала. 


Җирлектә 3 мәктәп, 1 балалар бакчасы, 4 шифаханә, 5 мәдәният учагы, 1 китапханэ, 3 кибет, 1 почта бүлекчәсе халыккак хезмәт күрсәтә. 


2018 нче елда халыктан 205 000 сум үзара салым  акчасы жыелган. Дәүләт күрсәткән ярдәм белән бюджетта 1 025 000 сум акча тупланган. Үзара салым акчасына җирлектәге урамара юлларга ком түшәлгән, урам утлары ясатылган, электр энергиясен саклаучы лампочкалар куелган. Бер су  скважинасы  койма белән әйләндереп алынган. Халык өчен шактый эш эшләүгә ирешкән җирлек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев