Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧИРАТТАГЫ "МӨГЕЗ": Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде

Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

Бу автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.


Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бүген үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1 июльдән юлда йөрү кагыйдәләренең яңа редакциясе үз көченә керде. Анда пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр язылган. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла.

Карарга нигезләнеп, юл билгеләре куелачак. Шул исәптән “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” билгесе дә була. Әлеге юл билгесе куелган урында экологик классы тиешле күрсәткечләрдән түбән булган автомобильләр хәрәкәте тыелачак.

Бу чикләүләр экологик халәт начар районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.

Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

 

чыганак: http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/rossiyad-pychrak-avtomobillr-chen-chikllr-z-kchen-kerde
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев