Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧИРАТТАГЫ РЕЙД: Сулыкларда кеше аз, әмма яр буйлары чүплеккә әверелгән (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшерү, суга бату очракларын кисәтү максатыннан районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе чираттагы рейд үткәрде.

               103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Мияссәр Зарипов җитәкчелегендә бүген янә районыбызның су буйларына рейдка чыктык.

              Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Марат Арсланов, участок полициясе,  өлкән лейтенант Ленар Хәбибуллин, районның административ комиссиясеннән Гөлинә Галиева, Гражданнар оборонасы вәкиле Рөстәм Хәмитов һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре Әҗәкүл авылы янындагы Иске Идел һәм Татарстан белән Башкортстанны тоташтыручы Агыйдел елгасы буйларына бардык. 

                 Башка көннәрдә елга буйлары ял итүчеләр белән тулып торса, бүген шимбә, якшәмбе көннәре алдыннан булуга карамастан, әллә ни кеше очратмадык. Бигрәк тә Әҗәкүлдәге елга буйлары буш иде. Ә менә Агыйдел буенда яшь балалары белән ял итүче хатын-кызларыбыз Мияссәр Зариповның аңлатуларын игътибар белән тыңлады. 

 

          - Көн саен республика буенча сулыклардагы фаҗигаләр турында хәбәрләр килеп тора. Аеруча балалар үлеме тетрәндерә. Авыл халкына, районыбызда яшәүчеләргә,кайткан кунакларга сулыкларда сак булыгыз, дип әйтәбез. Үзегезгә таныш, билгеле урыннарда гына су коенырга, йөзгәндә башкаларга да игътибарлы булырга, төбе комлы, чиста урыннарда гына су керергә кушабыз. Шулай ук исерек хәлдә су керүдән дә тыелып торсагыз иде,- дип мөрәҗәгать итте Мияссәр Зарипов.


                 Моңа өстәп тагын шуны белеп тору мөһим: балаларның үзләрен генә суга кертмәскә, сабыйларны коенганда күз алдында гына тотарга кирәк.

            

        Ял итүчеләр күп булмаса да, Агыйдел буйларының шакшылыгына исебез китте. Икмәк кабул итү предприятиесеннән елгага таба баручы юл буйлары, сулык тирәсе чүп-чарга батып ята. 

Сыйланып күңел ачканнан соң полиэтилен капчыклар, кәгазьләр, калай консерв банкалары- ял иткән урында шул көенә генә калган. Кызганыч, Җир-анабызның матурлыгы, гүзәллеге, юмартлыгы бездә шулай бәяләнә.

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев