Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧИРАТТАГЫ ЯНГЫН: Иске Богады авылында тәмәке төпчеге янгын сәбәбенә әверелгән, зыян күрүче дә бар (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта саксызлык. 

17апрель көнне Иске Богады авылының Колхоз урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыга – әлеге хәбәр 103 янгын сакчыллыгы бүлегенә 21 сәгать 45 минутта килеп ирешә. Янгын урынына коткару хезмәтләре белән бергә бүлек җитәкчесе,  эчке хезмәт лейтенанты И.И. Шәрифҗанов  белән  районара күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны А.Д. Әфләтуновлар да юл ала. 

Яну объекты: бер катлы агач йорт, януга каршы торучанлыгы бишенче дәрәҗә, шифер белән ябылган, электрлаштырылган,  газ бар, мич белән җылытылган. 

Иске Богады авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Фәттахов аңлатмасыннан күренгәнчә, йорт хуҗасы ялгыз яшәгән, спиртлы эчемлекләр кулланган, тәмәке тарткан. Визуаль караулар нәтиҗәсе  дә моны раслый: бүлмәдә - сыра савытлары, кухняда тәмәке каплары ята. 

Янгын нәтиҗәсендә Иске Богады авылы, Колхоз урамы адресы буенча урнашкан йортның торак бүлмәсе зыян күрә. 1955 елгы хуҗа, угарный газ белән агулану диагнозы куелып, район үзәк хастаханәсенә озатыла. Аның хәле  канәгатьләнерлек. Сүз уңаеннан, янгыннан зыян күрүчене 1993 елгы Данис Солтанов һәм 2002 елгы Илназ Имамовларлар янгыннан алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең кулына тапшыра. 

Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта саксызлык. 

Янгынга каршы юнәлештәге  күзәтчелек-профилактик эшчәнлеккә килгәндә, әлеге граждан имин булмаган гражданнар исемлегендә  тора. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов 2018 елның 28 ноябрендә Иске Богады авылындагы йортларда булып, халык белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәргән, инструктажга имзалар куйдыртылган. Махсус журналда янгыннан зыян күргән Х.ның да имзасы бар. 

“Торак” операциясе кысаларында Актаныш районында  5 профилактик төркем эше оештырылган, аларның составына янгын коткару бүлеге хезмәткәрләре, ТР буенча ГКУ аерым постлары хезмәткәрләре, полиция, социаль хезмәтләр, электр челтәрләре, газ хезмәте, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре кергән. Профилактик операция барышында төтен чыга торган юлларның һәм торак йортларда мич җылыту каналлары торышына аерым игътибар бирелгән. Профилактик чаралар янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшыру, профилактик әңгәмәләр үткәрү белән гамәлгә ашырылган. Күпбалалы гаиләләр, күпбалалы имин булмаган гаиләләр, ялгыз картларның  яшәү урыннары исемлеге булдырылган. 

2019 елдагы профилактик чаралар барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында 6182 кешене колачлаган инструктажлар үткәрелгән, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында листовкалар, белешмәлекләр таратылган. Басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар әзерләнгән, радиодан чыгышлар тәкъдим ителгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев