Актаныш

Чирек гасырдан соң очрашу

Көз. Бар тирә-юнь алтынга төренгән. Җәй буе ял иткән балалар, сыйныфташларын, укытучыларын сагынып, үзләре үстергән матур чәчәк бәйләмнәре тотып, күтәренке кәеф, шат елмаюлы йөз белән мәктәпкә киләләр. Бик озак күрешмичә торган, сагынышып очрашу көткән иң якын кешеләре кебек укытучы апа-абыйларын кочаклап, матур теләкләрен әйтәләр, хөрмәт һәм ярату билгесе буларак чәчәк...

Көз. Бар тирә-юнь алтынга төренгән. Җәй буе ял иткән балалар, сыйныфташларын, укытучыларын сагынып, үзләре үстергән матур чәчәк бәйләмнәре тотып, күтәренке кәеф, шат елмаюлы йөз белән мәктәпкә киләләр. Бик озак күрешмичә торган, сагынышып очрашу көткән иң якын кешеләре кебек укытучы апа-абыйларын кочаклап, матур теләкләрен әйтәләр, хөрмәт һәм ярату билгесе буларак чәчәк бәйләмнәрен тапшыралар. Ә кайберләре әле мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәләр.
Әйе, әле кайчан гына, мин дә, әти-әнием әйтүенчә, үзем кадәр сумкамны күтәреп, иң матур чәчәкләрдән ясалган бәйләм тотып, чәчемә ап-ак бантлар тагып, инде күптән әзерләп куйган, әллә ничә тапкыр киеп караган күлмәк-алъяпкычымны, өр-яңа туфлиләремне киеп мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Түземсезлек белән көтеп алган 1 сентябрь көнендә ашыга-ашыга мәктәпкә юнәлгәнемне, үз итеп, яратып каршы алган беренче укытучымны, аның елмаюлы көләч йөзен, ягымлы тавышын бүгенгедәй хәтерлим. Шул вакыттан ук күңел түренә кереп урын алган, яраттырган укытучым һәм мәктәбем.
Мәктәптәге уку елларыбыз уза торды, беренче укытучыбызны икенчесе, өченчесе, соңрак фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре алыштырды. Һәрберсе үзенчәлекле, белемле, зәвыклы, үзенә бер төрле шәхес иде шул. Үрнәк алырлык, чын мәгънәсендә бу һөнәргә хөрмәт тәрбияләрдәй укытучылар күп очрады тормыш юлыбызда. Беренче хәреф танырга, хәрефләрне тезеп ниндидер серле, тылсымлы сүзләр язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга, кыскасы, барысына да өйрәткән, беркайчан да онытылмаячак беренче укытучыбыз башлангычтан соң, изге теләкләр әйтеп, безне озатып калды.
Иске Кормаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында безне әниебез кебек якын күргән, бүген дә һәркайсыбызның язмышы, тормышы белән кызыксынып, һәрдаим үзенең акыллы киңәшләрен биреп торучы, укытучы хезмәтенең бөеклеген үз эш-гамәлләре белән безгә төшендерә алган сыйныф җитәкчебез Лена Мәхмүтова каршы алды.
Безне үз балаларыдай күреп, үз канаты астына алган сыйныф җитәкчебез, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз да булган Лена Вәгыйз кызына хөрмәтебез чиксез зур. Аның безнең өчен никадәр яхшылык, изгелек эшләвен сөйләп тә, язып та бетерү мөмкин түгел. Без, Лена апаның укучылары, аңа мең-мең рәхмәтлебез. Укытучы исемен чын мәгънәсендә горур йөрткән, укытучыга тиешле бар сыйфатларны үзендә туплаган, гадел дә, эчкерсез дә, ачык һәм киң күңелле дә, зәвыклы да, белемле дә ул. Кыскасы, үз һөнәренең остасы. Лена апа үз укучыларында уңай сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылды, бар вакытын балаларга багышлады; тормышта үз юлыңны, үз кыйблаңны табарга, тормыш-көнкүрештә очраган авырлыкларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген, килеп туган теләсә нинди хәлләрдән чыгу юлын табарга өйрәтте. Шуның белән беррәттән, татар телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт, кызыксыну да тәрбияләде. Һәр дәресе кызык та, мавыктыргыч та, һәр үтелгән темасы тормыш белән бәйләнеп, чынбарлыкта булган, үз тормышында булган хәл-вакыйгаларны мисал итеп алуы тагын да үтемле була иде.
Иске Кормаш мәктәбен тәмамлавыбызга чирек гасыр үткәннән соң, июль аеның ямьле бер көнендә, бер-берсен сагынышкан сыйныфташлар очрашуга җыйналдык. Иң беренче булып, кайчандыр шау-гөр килеп укыган мәктәбебездә "кунак булдык", сыйныфыбыздагы парталарга утырып карадык. Мәктәптәге үзгәрешләрне күзәттек. Музейдагы экспонатлар белән таныштык. Әйе, мәктәпнең һәр почмагы, һәр баскычы, кыскасы, һәр нәрсә күңелгә якын.
Соңыннан үз балаларыдай көтеп алган сыйныф җитәкчебез янына кунакка кердек. Лена апаның һаман да һәрберебезне якын итеп каршы алуы, һәркайсыбызның тормышы-яшәеше белән хәбәрдар булуы, әле дә шулай мөлаем, ягымлы булуы, укыган чактагы хәлләрне күңелендә саклавы, аларны әле кичә генә булган кебек хәтерләве безне гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Искиткеч матур тавыш белән бүгенге көндә популяр булган җырны башкаруы да бездә бары соклану хисләре уятты. Укытучыбыз һәрберебезгә карата бары изге теләктә.
Очрашу барышында сыйныфташларыбыз да бер-беребезгә матур теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп елларындагы кызыклы хәлләрне искә төшереп, җырлап күңел ачтык, бер-беребезнең тормышы, яшәеше белән кызыксындык. Сыйныфыбыз, чыннан да, һәрвакыт дус-тату, бердәм булды. Таралышкан вакытта да кабат очрашулар насыйп булсын, һәркайсыбыз исән-имин булып, бер-беребез белән һәрчак шулай аралашып яшәргә дигән теләк белдердек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: