Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чирен яшергән – үлгән (ачыктан-ачык сөйләшү)

8 июльдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Җәмәгатьчелек советы районда исерткеч эчемлекләр сатучы эшмәкәрләр белән очрашты, ачыктан-ачык сөйләшүдә район җитәкчесе Фаил Камаев катнашты. Фаил Камаев: -Хәерле көн! Бүген без сезнең белән бер фикергә килергә, аңлашырга җыйналдык. Район Җәмәгатьчелек советы тәкъдиме белән. Алар тарафыннан 29 майда оештырылган түгәрәк өстәлдә бүген яшь буынны тәрбияләүдә...

8 июльдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Җәмәгатьчелек советы районда исерткеч эчемлекләр сатучы эшмәкәрләр белән очрашты, ачыктан-ачык сөйләшүдә район җитәкчесе Фаил Камаев катнашты.
Фаил Камаев:
-Хәерле көн! Бүген без сезнең белән бер фикергә килергә, аңлашырга җыйналдык. Район Җәмәгатьчелек советы тәкъдиме белән. Алар тарафыннан 29 майда оештырылган түгәрәк өстәлдә бүген яшь буынны тәрбияләүдә борчыган мәсьәләләр күтәрелеп, түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан борчулы фикерләр әйтелде. Бүген шуларны сезгә дә җиткерәбез, киңәшләшергә, уртак фикергә килергә телибез. Җәмәгатьчелек советы - күптөрле сораулар буенча безнең ярдәмчебез. Эш оештыру буенча тәкъдимнәр дә кертәләр, юнәлеш тә бирәләр. Без - саф татар районы. 98 процент татарлар яши бездә. Ләкин шулай булса да, республикада эчүчелек аркасында килеп туган начар күренешләр бездә дә күзәтелә. Эшсезлекне сылтау итеп эчә халык, эш урыннары юк, дип әйтергә мөмкиннәр. Килешмим. Бүген эштән дә күп әйбер юк. Хезмәт хакы түләнә. Кеше үз хезмәте, үз тырышлыгы белән йорт-җирен ныгыта, яңа йортлар калка. Эчүчелек -җаваплылыктан качу. Гаилә коргансың, балалар үстерәсең икән, җаваплылык ал - гаиләңне тәэмин ит. Эчүгә сабышу җиңелрәктер, бәлкем. Шул ук вакытта моңа ярдәм итүче кешеләр дә бик күп. Бездән башлап, бөтенебез дә гаиләләрнең таркалуына ярдәм итәбез. Бөтен җирдә аракы сатарга тырышабыз. Лицензия кирәк булмаган башка төрле эчемлекләр дә тәкъдим итәбез. Казахстан, Кытай аракысын кертәбез. Шушы араларда гына Чаллыда Кытай аракысы эчеп, егерме кеше үлгән. Эчүчелеккә каршы сезнең белән бергәләп эшләү кирәк. Аракы сатмагыз, димим. Бүген аны кибеттән алып кына мәсьәләне хәл итеп булмый.Нәтиҗә булсын өчен, әбисен, бабасын, әтисен, әнисен тәрбияләп, аларның фикерләү рәвешен үзгәртү кирәк, иң элек. Авыр гаиләләр белән эшләүче белгечләр сөйли. "Килеп кердек бер гаиләгә. Әти-әни исерек, идәндә йоклыйлар. Ә үрмәләп йөри торган бала, әтисе өстеннән төшеп, мич алдындагы сөякне кимерә башлады," - дип. Менә мондый гаиләләр күп булу куркыныч. Бизнес, дибез. Акча кертергә тырышабыз. Төнлә дә сатабыз. Кемгә сатабыз, шул егетләргә, шул кызларга сатабыз. Ул гаиләләрнең күз яшен кем күтәрер?! Шулар өчен борчылам. Шушы афәтне киметү максатыннан, барысын да уртага салып сөйләшик, аңлашыйк. Сүз Сезгә, Зәмфирә Зиннуровна!
Зәмфирә Хафизова:
-2014 елның 29 маенда район Җәмәгатьчелек советы тарафыннан "Эчүчелек - фаҗига чыганагы" темасы астында түгәрәк өстәл үткәрелгән иде. Анда чыгыш ясаучылар бик борчулы фактлар китереп, бу мәсьәләне чишү һәм бетерү өстендә нинди чаралар күрү мөмкин, дип, тәкъдимнәрен әйткәннәр иде.
Эчүчелек бүген дә район халкы арасында калып һәм таралып бара, бигрәк тә яшүсмерләр арасында. Район кибетләрендә исерткеч эчемлекләр белән беррәттән, кеше психикасына тәэсир итә торган эчемлекләр - тониклар, косметик чаралар этикеткасы астында төрле лосьоннар, спиртлар сатыла. "Для наружного применения" дип язылган булса да, эчәр өчен икәнен белә торып, бер кулга күпләп сату бара. Кибетләрдә "кара китап"ка яздырып, эчүчеләргә исерткеч эчемлекләрне әҗәткә бирү очраклары киң җәелгән һәм шуның нәтиҗәсендә гаиләләр авырлык кичерә.
Сатуда булган төрле тониклар балаларны кызыксындыра. Сатып алучылар да - балалар. Бу эчемлекләр, иң беренче, кеше миенә тискәре тәэсир итә, психикага зыян китерә, бигрәк тә үсмер чорда.
Бүген без бу проблеманы сезнең алда күтәрәбез һәм сезгә мөрәҗәгать итәбез, район халкының мораль һәм физик яктан түбән төшүенә киртә куярга вакыт, дип саныйбыз. Үзегез беләсез, тискәре үрнәкләр районыбызда бар.
Районда алкоголь эчемлекләрне сату торышы белән таныштыру өчен сүз Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Айгөл Бәхтиевага бирелә. Айгөл Айдашевна, рәхим итегез!
Айгөл Бәхтиева:
-Районда биш ай эчендә бер кешегә 4,9 литр исерткеч эчемлекләр сатылды. Узган ел белән чагыштырганда бу 1 литрга кимеде. Авыл җирлекләре буенча иң күп сату Актанышта - 6,8 литр. Пучыда - 6,5; Иске Богадыда - 5,7; Иске Байсар - 5,6; Киров - 5,4; Чалманарат - 5,3; Тат.Ямалы - 5,0; Тат.Суыксу 4,9 литр. Аз сатучылар - Кәзкәй(1,6), Әтәс(1,6), Иске Айман(2,5), Иске Сәфәр(2,7), Уразай(2,7), Усы(2,8). Биш айга 158 мең литр исерткеч эчемлек сатылды. Сату узган елга карата 84 процент. Иң күп сатучы җирлекләр - Тат.Суыксу(108 процент), Усы(105), Күҗәкә(103), Чалманарат 100 процент. Иң аз сатучы җирлекләр - Әтәс(53), Чуракай(54), Мәсәде(58). Аракы сату.128 мең литр республика аракысы сатылды. Аеш, Әтәс, Чуракай җирлекләрендә кимеде, Усы, Иске Байсар, Күҗәкәдә артты.
Исерткеч эчемлекләр, аракы сату кимү уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки эчүче кимемәде. Бу легаль булмаган сату хисабына кимү. Район да интернет челтәрләрендә тәкъдим иткәннәрен үзем дә күрдем. Реклама ясыйлар. Сорау булмаса, тәкъдим дә булмас иде. Кулланучылар бар, димәк.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт Сезгә. Эчүчелекнең район халкы арасында нинди проблемалар китереп чыгаруы, динамик үзгәрешләр белән таныштыру өчен сүзне табиб-нарколог Ленар Минхуҗинга бирәбез. Ленар Сәүбанович, рәхим итегез!
Ленар Минхуҗин:
-Исерткеч эчемлекләр һәм аларның суррогатлары, белгәнебезчә, үлемнең төп сәбәбе булып кала һәм безнен демографик проблемалар да эчүчелеккә килеп тоташа. Әйтик, агымдагы ярты елда районда туучылар 172 булса, үлүчеләр 82 кешегә артыграк, ягъни 254 кеше. Үлүчеләрнең 40 ы, ягъни 16 проценты, хезмәт яшендә: 3 кеше асылынып, 8 кеше бәхетсезлек очрагы һәм төрле тән җәрәхәтеннән, 5 кеше юл-транспорт һәләкәтендә, калганнары төрле авырулардан үлгән. Үзәк хастаханәнең реанимация булегендә исерткеч эчемлекләр белән агуланып яткан авырулар саны - 19, шуларнын 2се (10,5%) үлем очрагы белән төгәлләнгән.
9 авылны берләштергән Такталачык табиблык амбулаториясендә 16 кеше үлгән, ир - атларнын 4 се (25%) эчү нәтиҗәсендә.
Үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бригадасы эчкән хәлдәге 62 кешегә ярдәм күрсәткән, шулар эчендә 10 (16 %) хатын-кыз да бар. Бер кешегә көненә 2-3 тапкыр барган очраклар күзәтелә.
Әлбәттә, бу авыруларның күпчелеге нарколог ярдәменә мохтаҗ, аек яшәү максаты булмаганлыктан, алар янадан табибка мөрәҗәгать итмиләр. Ә бу теләкне булдыруда, иң элек, хезмәт коллективлары, киң җәмәгатьчелеклек теләктәшлек итәргә тиеш.
1985 - 1987 елларда алкоголизмнан дәваланган авырулар елына 80 - нән артмады, алкоголь психозлар гел күзәтелмәде, үлүчеләр күпкә кимеде. Ул чорда туган балалар һәр яктан сәламәт булды. Буген алар, әти-әни буларак, сәламәт генофондның төп өлеше булып калалар.
1989 - 1990 елларда хөкүмәтебез эчүчелек компаниясен киредән башлады, эчүчелекне пропагандалауга миллионлаган сумнар ыргытты, наркология оешмаларын кыскартты, хезмәт-дәвалау профилакторийларын ябып бетерде.
Дөрес, соңгы вакытта исерткеч эчемлекләрне җитештерү, сату өлкәсендә кайбер чаралар билгеләнсә дә, халыкны айныту өлкәсендә кискен борылыш ясалмады. Һәр кешегә ел әйләнәсенә туры килгән спирт күләме 18 литрдан артып киткән шартларда, халыкның киләчәгенә тулы деградация яный. Әлбәттә, эчүчелек күп гасырлар проблемасы, кыска вакыт эчендә аны җинеп тә булмыйдыр, ләкин күп кенә илләр айныту эшен исерткеч эчемлекләрне куллануны чикләүдән башладылар, уңай нәтиҗәгә ирештеләр. Кырыктан артык илдә эчү, гомумән, тыелган. Әхлакый тәрбия, аек яшәү рәвешен пропагандалау һәм аңлату эшләре алгы планга куелган.
Иң элек, яшьләр арасында эчүчелекне киметергә кирәк. Яшүсмерләр күпчелек сыра һәм җинелчә исерткеч эчемлекләрне кулай курәләр, егетләрнең өчтән бере, кызларнын 20 проценты көн саен яисә көн аралаш әлеге эчемлекләрне кабул итәләр. Исерткеч эчемлекләр 18 яшьтән югары кешеләргә генә сатылырга тиеш булса да, бу таләпләр җирлекләрдә үтәлеп бетми.
Яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләргә хәвәслеге үзенчәлекле.
Беренче һәм төп үзенчәлек: ул да булса, бәйлелек сизелмичә формалаша, организм зур гына дозаларны җинел күтәрә, тискәре клиник билгеләр башкаларга сизелми. Шуңа да, алар медицина ярдәменә алкоголизм катлаулангач кына мөрәҗәгать итәләр.
Икенчесе: яшүсмерләр яңа психоактив матдәләрне эзлиләр һәм табып кулланалар, аларның тойгы хисләренә һәрвакыт өстәмә яналык сорала, алар даими эзләнүдә. Ә бу исә, наркомафиягә яңа төр продукцияне тәкъдим итәргә кулай күренеш булып кала. Психоактив матдәләрне табуда аптекаларның да роле зур: яшьләр интернет ресурслардан оста файдаланып, тиз арада рецептсыз сатыла торган психоактив даруларны кулланалар һәм бәйлелеккә керәләр. Куллану географиясе дә күпкә киңәйде һәм катлауланды.
Өченчесе, әти-әниләрнең балалары хакында фикерләре һәрвакыт позитив булуы аркасында, эчүчелек һәм наркотизация күренешләре соң игътибарга алына. Әти-әниләрнең ризалыгы кирәк булу сәбәпле, яшьләр белән профилактик чаралар үткәрү күпкә авырлаша.
Сыра алкоголизмы, әкренләп һәм сиздермичә тиз арада бавыр циррозы, йөрәк зарарлануын һәм онкология авыруларын китереп чыгара.
Яшьләр куллана торган төрле сорттагы сыра, яисә спирт кушылган җиңелчә, энергетик эчемлекләр бик күп төрле кызыктыргыч савытларда сатыла, сәламәтлеккә зыяны күренми торган һәм укымаслык итеп языла, районның күпчелек сату нокталарында тәкъдим ителә (Л.Минхуҗин үзе белән алып килгән, яшьләр яратып куллана торган тоникларны, энергетик эчемлекләрне, даими эчүчеләр куллана торган арзанлы косметик чараларны күрсәтеп, алардагы психотроп, агулы матдәләрнең тәэсире хакында сөйләде. Болар хакында газетабызның 6 июнь санында "Эчүчелек - фаҗига чыганагы" язмасында укый аласыз - автор).
Беренче яртыеллыкта 250 яшүсмер наркотикларга тикшерү үтте, кулланучылар ачыкланмаса да, тәмәке тартучылар, югарыда әйтелгән эчемлекләрне кулланучылар, хәтта психоактив даруларны татып карау фактлары кайбер мәктәпләрдә күзәтелде. Шуңа да бу юнәлештә игътибарны һәм уяулыкны арттырырга кирәк.
Районда алкоголизм авыруы белән бүгенгә - 166, наркомания белән 2 кеше исәптә тора. Хатын-кызлар - 29 (16 %), профилактик исәптә 5 яшүсмер теркәлгән.
Наркология авыруларына ярдәм итү тәртибе. Җирлекләрдә шәфкать туташлары, табиблар ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң, авыруларны, дәвалану өчен, Яр Чаллы наркология диспансерына тапшырырга тиешләр. Бу диспансер 7 районга ярдәм күрсәтә, күпчелек вакытта урыннар булмый, хәтта алкоголь психозы булган авыруларны урнаштыру да читенләште. Аноним дәвалау бүлегенә урнаштырылган очракта, 3 көнгә 7 000 сум акча таләп ителә. Ә безнең авыруларның тиешле документлары, түләү мөмкинлекләре чикләнгәнлектән, аларны үзебезгә салырга мәҗбүрбез. Ярты елда Яр Чаллыда 2 авыру дәваланган булса, Такталачыкта авыр хәлдәге 28 авыруга наркология ярдәме күрсәтелде. Шуларның 3 се алкоголь психозы белән. Алар тәүлек әйләнәсе күзәтүгә, тәрбиягә, дәвалауга мохтаҗ. Күпчелеге атналар буе урыннарыннан тора алмый, аларны аякка бастыруга күп көч сорала. Бу хәлләрне үзең күрмичә аңлап та бетереп булмыйдыр. Шуңа да бу авыруларны без кире бормаска тырышабыз.
Әйтик, авыру Р., 28 яшь, бер бала анасы. Берничә көн эчкәннән соң, алкоголь психозы башлангач, балаларны һәм туганнарны балта белән туракладылар, дип, полициягә шалтырата. Аны үзәк хастаханәгә туганнары алып килә.
Ямалыдан 30 яшьлек ир-егеттә берничә ай эчү нәтиҗәсендә "ак бизгәк" авыруы башлана. Аның күзенә үтерелгән туганнары күренә, үтерүче бандадан качып, ул ялан өс, җәяүләп, тиз арада Ямалыдан килә,Такталачык коррекцион мәктәбенә үтеп керә һәм саклану чараларын күрә башлый. Бәхеткә, аны полиция вәкиле тоткарлый, безгә алып килә.
Кызганычка каршы, авырулар алкоголь психозы башлангач, үзенә һәм тирә-юньгә куркыныч тудыралар. Бу ситуациядән чыгу юлларын эзләп, үзәк хастаханә җитәкчелеге дә баш вата. Районда тәүлек әйләнәсе ярдәм итәрдәй 2-3 койка булдыру көн кадагына килеп басты бүген. Штатларны тулыландырган очракта, бу хәл итмәслек мәсьәлә тугел.
Тәкъдимнәрем.
1) Эчүчелекнең төп сәбәпчесе - иң элек эчүне пропагандалау, интернет реклама ысулларын киң куллану. Психоактив матдәләрне сатып алу нокталары төрле формаларга һәм ысулларга күчә. Спиртлы эчемлекләрнең кайсы да агу икәнен аңлап, азык-төлек кибете киштәләреннән ядохимикатлар гына сатыла торган махсус кибетләргә күчерү кирәк дип саныйм мин.
2) Алкоголь запоеннан чыгалмаучыларга вакытында ярдәм итү максатында, бу эшне оештыруны җәмәгатьчелек белән берлектә, медицина, полиция вәкилләреннән сорарга кирәк.
3) Тәүлек әйләнәсе ашыгыч наркология ярдәмен күрсәтердәй шартлар тудыруны үзәк хастаханә җитәкчесеннән сорарга.
4) Исерек хәлдәге гражданнарга спиртлы эчемлекләрне, даруларны, косметик лосьоннарны сатуны тыю мөмкинлекләрен эзләргә.
5) Яңадан түләү шарты белән, алкоголь продукциясен җибәрүне тыярга.
6) Сәламәт яшәү рәвешен иң зур максат итеп куярга, аны пропагандалауны көчәйтергә.
Әйдәгез, кешелеклерәк булыйк, бергәләп эшлик. Аяныч бит. Шулкадәр айнырга, яшәргә телиләр алар. Гаиләләрен сакларга тырышалар.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт сезгә! 2012 елда оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында җәмәгатьчелек тыңлаулары үткән иде. Ул вакытта да алкоголь психозы белән авуручылар өчен хастаханәдә аерым урын булдыру кирәклеге соралды. Чөнки бу авыруларны минутында гына бер кая да җибәреп булмый. Беренчел ярдәм күрсәтергә кирәк. Башка авырулар янына салырга мәҗбүр булалар. ТР Иҗтимагый палатасы, Сәламәтлек саклау министрлыгы аша мондый экстрен очраклар өчен урыннар булдыру зарури. Уйлап карагыз, кешене сәламәтләндерү өчен күпме чыгым китә?!
"Яшьлек" мәдәни үзәге янындагы кибетләрнең берсенә кердем шулай. Шушы без сөйләгән энергетик эчемлекләрне саталар. Кем сатып ала? Яшьләр. Шуларны эчеп, дискотекага кереп, сугышу очраклары да аз булмады.
Без бер-беребезне күптән беләбез, бергә яшибез, эшлибез. Безнең балалар эчә бит инде аларны. Өлкәннәр дә сатып алмый. Мондый арзанлы косметик чараларны да үз-үзен хөрмәт иткән кеше кулланмый. Белә торып кешеләрне агулыйбыз.
Фаил Камаев:
-Мин иртән паркларны карап йөрим. Мәдәният паркында әниләр балалары белән бик йөрми инде хәзер. Базардан чыгып җиткән, шушы шешәләрдәге эчемлекләрне куллана торган кешеләр анда. Алар иртә таңнан җыелып баш төзәтәләр. Аннан, үз-үзләрен белмичә йоклыйлар утыргычларда, чебенләп яталар. Мәдәният паркы исерекләр паркына әйләнеп бара. Иртән кешеләр эшкә барганда Җиңү паркы һәрвакыт чиста була. Төнге мәхшәрдән калган чүпләрне Римма Зыяевнаның эшчеләре иртән биштә-алтыда килеп җыештыра. Шешә генә калдырмыйлар анда, ватып та китәләр. "Яшьлек" үзәгендә дискотека үтә, теләгән кешегә бильярд уйнарга мөмкин. Ләкин алар машина белән килеп, машина эчендә җыелып эчәләр дә, шешәләрен калдырып кайтып китәләр. Кич чыгулары шушы. Болар - безнең балалар, оныклар. Иң аянычлысы - кызлар күп араларында. Сумкаларына салып алып киләләр эчемлекләрне. Безнең өчен бәла бу. Хәл яшерүдән үткән. Шулай барса, киләчәктә саф татар районында кемнәр буласын әйтеп булмый. Кемнәр эшләр? Кемнәр пенсиягә чыккан кешеләрне тәэмин итәр?
Район башлыгы буларак, эшмәкәрләр, сезгә мөрәҗәгать итәм - сатмагыз ул без әйткән эчемлекләрне. Без бүген бер сәгать эчендә аракы сатуны туктата алмыйбыз. Легаль аракы торсын, калганын сатмагыз. Бу - дөрес әйбер түгел. Кешене юкка чыгарабыз. Бер генә район да аракы эчеп үлгән кешеләр санын күрсәтергә тырышмый. Министрлар Кабинетында, аракы эчеп фәлән кеше үлгән, дигән вакытта, комиссиядә оялып утырам. Чөнки Актанышны әйтми калганнары юк. Әле күпмесен, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлгән, дип әйтәләр. Аларның бит 50 проценты аракы эчеп үлүчеләр. Дөресрәге, аракы эчү нәтиҗәсендә йөрәге туктаган кешеләр. Кризис вакытында 100 грамм салып бирмәгәннәр чөнки. Иң аянычлысы - эчкән ата-ананың күзенә карап торган балалары. Күкрәк балалары, кашык каптырганны көтеп утырганнары, киенә дә белмәгәннәре, яки өстенә кияргә, хәтта, киеме дә булмаганнары. Бүгенге көндә ипигә тилмереп утырганнары... Шушы хакта уйлансагыз иде, эчтән тарката безне болар. Мондый авыруларга бер "фунфурик" бирсәң, әнисен кереп талап чыгарга мөмкин. Без күрсәткән тоникларны, лосьоннарны сатып, сез байый алмыйсыз, күбрәк, кеше күз яше аласыз. Әкренләп, сабантуйларда сыра, аракы сатуны туктаттык бит! Мәҗлесләрдә,100 кешелек туйларда элегрәк җидешәр ящик аракы эчәләр иде. Хәзер бер ящиктан да кимеп бара. Аракысыз мәҗлесләр дә үтә. Эчмәгән кешеләр дә яши. Күпкә әйбәтрәк яши. Акыллы, тәүфыйклы балалар үстерә. Киләчәктә Актаныш аракыдан баш тартырга тиеш дип уйлыйм мин. Бүген туктатып куярга була аны, ләкин ул төнлә качып сатучылар "бизнес"ына юл ачар иде. Безнең фикерләү дәрәҗәбез ул югарылыкта түгел әле бүген. Күчеш чорында законлы сату нокталары булуы кирәк.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт Сезгә, Фаил Мисбахович! Эшмәкәрләр союзы рәисе буларак, Римма Зыяевнаның да әйтәсе фикер-тәкъдимнәре бар. Үткән түгәрәк өстәлдә ул да үзенең борчулары белән уртаклашкан иде. Рәхим итегез!
Римма Кустова:
-Эшмәкәр шундый кеше - "моторчик" ул. Башкалардан аерылып тора. Эшен оештыра, көн-төн чаба. Булсын, дип тырыша. Тегесен алып кайта, монысын таба, эзләнә. Бизнесын киңәйтә. Шул ук вакытта, хөрмәтле эшмәкәрләр, сез хәләл булмаган мондый эчемлекләр сатасыз икән, алган керемегезнең бәрәкәте булмаячак. Шуны аңласагыз иде. Тик торганнан машинагыз ватыламы, якыннарыгыз, үзегез авырыйсызмы, яки башка борчулар бармы - шуның кайтавазы инде ул. Һичшиксез, балаларыгызны әйбәт итеп тәрбиялисез. Шушы әйберләрне сатып алган, кулланган күршенең баласы үсә бит. Ул инде генетик яктан бәйле була. Кем әйтмәс, сезнең балалар, оныклар алар белән гаилә кормас, дип. Шул рәвешле, сезнең нәселгә дә мондый чир килеп керә. Мондый адымга барган очракта, кабат-кабат уйлавыгызны сорар идем. Ленар Сәүбанович, Сез күрсәткән эчемлекләрдән тыш та химик препаратлар бар бит әле. Пыяла чистарту сыекчалары, мәсәлән. Әгәр аны бомж ала икән, әллә ул аны тәрәзә чистартырга аламы? Күрә торып, андый препаратларны эчкечеләргә сатмасагыз иде. Алар да бит кемнеңдер якыннары.
Күп табыш китермәсә дә, арзанлы эчемлекләргә ияреп башка товарлар сатыла, диярсез. Кызыксыну да этәргеч бирәдер.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт Сезгә. Хөрмәтле эшмәкәрләр, арагызда озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, аракы сатудан баш тарткан кешеләр бар. Алмаз Мосабиров, Илгиз Шәйгәрданов. Аларның да фикерен тыңлыйк. Илгиз Зәнифович, рәхим итегез.
Илгиз Шәйгәрданов:
-Заманында сатып та карадык, эчеп тә карадык инде ул аракыны, барыбер айга менә алмадык. Хәмер сатуны туктатуга дингә кереп китүем сәбәпче булды. Аракы сатуны туктата башлагач, сатучылар башта ризасызлык белдерде, башка әйбер сатылмый, аңа ияреп башкасы да китә, дип. Әйдә, туктатып карыйк әле, дидем. Сату күләме 5-10 процентка кимегәндер. Әйдәгез, сыра сатуны да туктатып карыйк, дим. Юк, туктатмыйбыз, диләр. Сынап карадым. Ике-өч сәгать дәвамында сыра сатып алучыларны күзәттем. Шуларның берсе генә үзе белән кергән баласына сагыз алып бирде. Анысын сатуны да туктаттык. Сату күләме кимеде. Шуннан соң, харам ризыкның зыяны күп, хәләлгә күчик, дидем. Хәләл ризык җитештерә башладык. Аллага шөкер, бүген без элеккегә караганда күбрәк табыш алабыз. Элеккене, 100 процент, дисәк, бүгенгесе -150. Хәләл ризык җитештерүнең үз авырлыклары бар, анысы аша да үттек. Аллага шөкер, хәзер үзебезнең сатып алучылар бар. Кеше хәзер сыйфатлы ризык ашарга тырыша. Бер-беребезгә күркәм холыкта булыйк, рамазан аенда изгелекләрне мөмкин кадәр күбрәк эшлик.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт Сезгә. Теманы дәвам итеп, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Рушан хәзрәт Хөснетдиновны тыңлыйк әле. Сүз Сезгә, рәхим итегез.
Рушан Хөснетдинов:
-Аракы - зур бәла. Динебездә дә, җәмгыятебездә дә. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә акыл биргән, исерткеч - шәйтанның бер галәмәте, харам. Беркем дә үзенең баласының начар булуын теләми. Кибетләргә кергәч, иң беренче, күз тарафындагы киштәләрдә аракы тора. Ә икмәк иң аскы киштәдә. Эчүнең ир-атларга һәм хатын-кызларга тәэсирен тикшереп караганнар. Ир-ат аракы куллануны туктатканнан соң, сәламәт нәсел калдыру үзлеген кайтара ала. Хатын-кыз эчсә, нәсел мәгълүматы бозыла һәм кире элекке хәленә кайтмый. Шуның аяныч нәтиҗәсен күрәбез, балалар зәгыйфь туа, мутант хәлендә туучылар да бар.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт сезгә. Эшмәкәрләр,рамазан аенда исерткеч эчемлекләр сатуны киметеп, үзегезгә саваплар алсагыз иде. Эшегез уңышлы барсын. Хезмәтегез җиңел түгел. Бүген күтәрелгән мәсьәләләрнең җитдилеген дә аңлап утырасыздыр.
Фаил Камаев:
-Эш оештыруда сезнең һәркайсыгызга аерым-аерым мөрәҗәгать иткәнем бар - сез мине аңладыгыз, рәхмәт.Бүген дә сезгә мөрәҗәгать итәм. Сатмагыз бу зыянлы эчемлекләрне, бетерегез, егетлек түгел бу. Үсеп килүче буынга файда китерми ул. Читтән керткән, легаль булмаган эчемлекләр сатучыларга каршы да бергәләп көрәшик. Ул сезнең эшчәнлеккә дә тискәре йогынты ясый. Элек без, ни өчен аракы сатуны киметәсез, дия идек. Хәзер андый әйбер юк. Чын-чынлап аракы сату кими икән, Татарстан Хөкүмәте дә андый максат куймый. Проблеманы хәл итүдә берләшергә кирәк. Үтенеч тә, таләп тә бу минем. Ачуланышып яши торган заман түгел. Менә без марафонга акча җыябыз, инвалидларга ярдәм итәргә дип. Башта инвалид ясыйбыз, аннан аларны терелтү юлларын эзлибез. Бу хәлне булдырмый да кала алабыз бит.
Зәмфирә Хафизова:
-Эшмәкәрләр арасында да сораулар, тәкъдимнәр бардыр, рәхим итегез. Ачыктан-ачык сөйләшү бара, сез ничек уйлыйсыз?
Ралиф Фәхертдинов:
-Без бу мәсьәләне элек тә күтәргән идек. Мәсәлән, без балалар бакчаларына итләрне, тендор аша үтеп, тәкъдим итәбез. Аракы сату буенча да шулай эшләп буламы? Районга бер кибет кенә калдырырга аракы сата торган, ләкин башка азык-төлек сатмасын, авылларда да шулай ук.
Фаил Камаев:
-Дәүләт монополиясе булган очракта гына эшләп була моны. Сезнең фикерне, тәкъдим итеп, Татарстан Дәүләт Советына, Иҗтимагый палатага җибәрергә мөмкин. Әлегә үзебез мондый карар кабул итеп куя алмыйбыз.
Фәнис Габдуллин:
-Тыңлап, элек уйламаган әйберләрне дә уйлап утырабыз. Сезнең чыгышлар безгә бик ошады. Сез безгә мөрәҗәгать иттегез, егетлек булмый, дидегез. Халыкны яклау бит. Икенче яктан, сезгә карата хөрмәт артырлык итеп, үтеп керә торган итеп әйтәсез. Без сезне ишетәбез, эшләрбез дә. Егетләр, сатмыйбыз, дип әйтсәк, сатмый кала алабыз бит. Үзең карар кабул итәсең, акча синеке. Була эшләп. Мин эшләп карадым. Өч-дүрт ел бар инде. Хәзер уйлый башладым:"Мин сатмыйм да, башкалар сата бит", - дип. Мондый эчемлекләр Самара, Саратов ягында, Уфада җитештерелә. Дәүләт масштабында караганда, җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алып кайту линиясен көйләү кирәк. Законга каршы килми, сертификатлары бар аларның. Ә менә без, кайтармыйбыз, дисәк, кайтармый кала алабыз. Мин кайтармыйм. Башкалар да шулай эшли ала бит. Әйдәгез, бергәләп эшлик!
Аракы сатуны да без киметтек. Ни өчен кими соң ул? Казахстан аракысы сатыла. Кеше үзе ясый. Бәйрәмнәргә барсак, күрәбез. Россия масштабындагы проблема монысы. Бөтен җәмәгатьчелек белән бергәләп эшлик, эшмәкәрләргә генә сылтап калдырмыйк.
Зәмфирә Хафизова:
-Рәхмәт эшлекле фикер-тәкъдимнәрегез өчен, Ралиф Мирзаянович, Фәнис Фазылҗанович. Аралашу, сөйләшү, киңәшләшү нәтиҗәсендә уртак фикер туа. Хезмәтегез җаваплы. Халыкны товар белән тәэмин итәсез. Без дә халыкның фикерен белергә тырышабыз. Сорауларны, тәкъдимнәрне өйрәнеп, җитәкчелеккә җиткереп, проблемаларны бергәләп чишү ягында без. Игътибарыгыз, катнашканыгыз өчен зур рәхмәт! Исәнлек, саулык сезгә, юлларыгыз имин, хәерле булсын. Район халкыннан да тәкъдимнәр керүен көтәбез. Чөнки ачыктан -ачык, фикерләшеп эшләсәк, эш тә нәтиҗәлерәк була. Безнең кабул итү - Игелек үзәгендә урнашкан ветераннар советы бүлмәсендә һәр җомга 9.00-12.00 сәгатьләрдә. Телефон 3-15-70. Үземә дә шалтыратырга мөмкин - 3-00-26. Редакциягә хат белән дә юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев