Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Чишмә” хуҗалыгы ныклы кулларда

"Чишмә" җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар сафында. Киңәшмәләрдә дә ул һәрвакыт уңай яктан гына телгә алына. Бу, әлбәттә, җитәкченең дилбегәне үз кулларында нык тотуына бәйле. Менә 12 ел инде әлеге хуҗалык белән Рафикъ Сәхәбетдинов җитәкчелек итә. Каенлык авылы егетендәге тырышлык, ярдәмчеллек, кешелеклелек, кечелеклелек кебек сыйфатлар,...

"Чишмә" җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар сафында. Киңәшмәләрдә дә ул һәрвакыт уңай яктан гына телгә алына. Бу, әлбәттә, җитәкченең дилбегәне үз кулларында нык тотуына бәйле. Менә 12 ел инде әлеге хуҗалык белән Рафикъ Сәхәбетдинов җитәкчелек итә.
Каенлык авылы егетендәге тырышлык, ярдәмчеллек, кешелеклелек, кечелеклелек кебек сыйфатлар, мөгаен, әти-әнисеннән күчкәндер. Чөнки Лилия һәм Вагыйз Сәхәбетдиновлар дүрт балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә омтылалар.
Иске Богады урта мәктәбен тәмамлаган егет автотранспорт техникумын тәмамлый да хуҗалыкта хезмәт куя башлый. Бәхетен читтән эзләми Рафикъ Вагыйз улы. Хуҗалык
җитәкчесе булып эшләүче Дамир Җәлиловтан, аннан Ильяс Мирзаяновтан ныклы чыныгу ала. Механик, баш инженер вазифаларын башкара. Остазларының ярдәме белән җитәкчелек итү серләренә төшенгән, оештыру сәләте көчле булган белгечне 2003 елда "Чишмә" хуҗалыгына җитәкче итеп билгелиләр.
Артта сөйрәлүче, матди-техник базасы да бик нык какшаган хуҗалыкны аякка бастыру, алай гына түгел, алдынгылар сафына чыгару өчен күпме көч түгелгәнен, йокысыз төннәр үткәргәнен ул үзе генә беләдер. Тик үҗәт, тынгысыз җитәкченең тырышлыгы белән өч ел эчендә хуҗалык район агросәнәгать оешмалары арасында ел нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарга чыгып, хакимият башлыгының бүләкләренә лаек була. Хәзер дә шушы алдынгылыкны бирми.
Кул астында хезмәт куючылар белән уртак тел табуы, белгечләр белән киңәшләшеп эшләве өчен хөрмәт итәләр аны. Җитәкченең тырыш хезмәтләре дә хаклы рәвештә бәяләнә. Күп сандагы Мактау кәгазьләре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелү шул хакта сөйли.
Рафикъ Сәхәбетдинов тормыш иптәше Ләйсән белән ике ул тәрбиялиләр. Уллары да әтиләренә охшарга тырышып үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев