Актаныш

Чишмәбашның акъәбие

Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылына әбиләр чуагының искиткеч матур көнендә килеп төштек. Авыл уртасыннан сузылган юл, бормаланып, өскә авып торучы урман эченнән тауга менеп югала. Күз күреме кадәр киңлектә бөтен матурлыгы белән чуар бизәкле көз җәйрәп ята: томанлы зәңгәрсу һава аша буй-буй үтеп кергән кояш нурлары киң яланны, җәелеп...

Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылына әбиләр чуагының искиткеч матур көнендә килеп төштек. Авыл уртасыннан сузылган юл, бормаланып, өскә авып торучы урман эченнән тауга менеп югала. Күз күреме кадәр киңлектә бөтен матурлыгы белән чуар бизәкле көз җәйрәп ята: томанлы зәңгәрсу һава аша буй-буй үтеп кергән кояш нурлары киң яланны, җәелеп киткән урман читен колачлый, тезелеп авыл әйләнүче торналар, көзнең аерылгысыз бер бизәге булып, картинаны тулыландыра... Бу матурлыкта яшәүче, көн саен шушы юлларны таптаучы, шушы гүзәллекне күрүче кешеләр бик бәхетлеләрдер кебек тоела. Күңел аларга кызыгып куя. Туктаусыз тормыш ыгы-зыгысы, бетмәс мәшәкатьләрдән артка чигенеп, ял итәсе, тыныч кына шушы рәхәтлекне күңелгә сеңдерәсе килә...
Чишмәбаш авылының иң-иң өлкәне - Нәгыймә Шагали кызы Ганиева шушы туфрактан. Әле хәзер дә оныклары шушы яраткан урманына җәйләрен сәйранга алып чыга аны.
Кошлар, бөҗәкләр бербөтен булып тудырган әкияти симфония, биек үлән арасында качып пешкән эре баллы җиләкләр, урман һавасы - һәммәсе аңа яшәү көче бирү, гомер елларын арттыру куәтенә ия, күрәсең. Бу көздә 90 яшен тутырган Нәгыймә әби, күз тимәсен, үзен йөртеп кенә калмый, бишенче дистәсен ваклаучы Нурзидә кызы эштән кайтуга ашын да пешереп куя, кош-кортын да карый, үз җаена әкренләп бакча эшләренә дә чыга.
Әни әле һаман бәрәңге дә алыша, кишерен дә йолкыша, чүп тә уташа, мунчалар да яга, Аллага шөкер! Исән генә була күрсен, - ди Нурзидә ханым. - Ул минем уң канатым, киңәшчем, сердәшем. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт аңа!
Тугыз дистә ел - бик күп вакыт. Яшьлек чоры сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килеп, бик күп кагылып-сугылырга, егетләр кулы сорый торган авыр эшләрдә ватылырга, лаеш шулпасын байтак чөмерергә туры килә Нәгыймә әбигә. Колхозда тракторда эшли, читкә китеп торф чыгара, шахтада хезмәт куя, урман кисә, тимер юл сала... Авылга кайтып төпләнгәч, лаеклы ялга чыкканчы Иске Байсар хастаханәсендә кер юучы булып эшли. Хезмәт тәмен белеп, җиренә җиткереп эшләү канына сеңгән: бүген дә тик кенә тора алмый.
Нәгыймә әби безне карап кына тора ул: нишлиләр микән, керсәм, ярдәмем тимәс микән дип. Бик ярдәмчел инде. Бергә кич утырып башмаклар бәйлибез, - дип сөйли аның турында 28 ел элек күрше нигезгә килен булып төшкән Рәйсә Муллаянова. - Безне бала-чага дими, үзе белән тиң күреп сөйләшә.
Гомер буе күршеләр булдык. Нәгыймә апа бик ачык йөзле, бик күңелле кеше. Гел ярдәм итәргә тора. Эш булса, кереп җитә, - дип сүзгә кушыла икенче як күршесе Илсөяр Халикова. Рәйсә һәм Илсөяр апалар үзләре дә шул камырдан шул: безнең журналистлар төркеме киләсен ишетүгә, йөгереп кергәннәр, Нурзидә апага булышып, өйгә таба исе чыгарырга да, бәйрәм табыны корырга да өлгергәннәр. Мондый күршеләр белән гомер кичү - үзе бер бәхет.
Балалар, туганнар гел шушы нигезгә барыбыз бергә җыелабыз. Әле бу җәйдә генә төпчек энебез Эдикны өйләндердек, - дип дәвам итә Нурзидә ханым. Эдик-Нәгыймә әбинең оныгы. Тормыш иптәше Афзалетдин белән биш бала тәрбияләп үстерә алар. Әмма олы кызлары саулыгы бетеп, кече кызлары юл һәлакәтендә вафат булалар. Кече кызларының 2 яшь тә 10 айлык улын Нәгыймә әби үзенә ала, үзе тәрбияләп үстерә, укыта, мәктәп тәмамлагач, армиягә озата.
- Инде төпчегемнең туен күрдем, Аллага шөкер, - дип сөенә хәзер. - Интегеп үткәргән елларым күп булды, бүген өстем-башым юылган, яткан җирем чиста, кызым карап кына тора, хөкүмәт акча бирә, күршеләр ярдәм итеп, хәл белеп тора. Сөенечем күп, бүгенге көнемнән бик канәгать.
Нәгыймә әбинең әнисе Сәхибә 101 яшькә кадәр гомер иткән. Нәгыймә әби дә аннан калышмас шәт: башым әйләнә, колагым шаулый, күзләрем ярым-йорты дип зарланган әбиебез гәзитне күзлексез укый, хәтере искиткеч яхшы, без киткәндә исә, хәзер бакчага чөгендер кисәргә чыгабыз дип җыенып калды. Һаман да кешеләргә файдам тисен дип тырышучы Нәгыймә әби тәнендә кояш җылысын сизеп, табигатькә хозурланып, якыннарының рәхмәтләренә коенып тагын рәхәт гомерләр кичерсен әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: