Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чиста сулы, саф һавалы булдык

Авыл җирендә яшәүчеләргә дә мөмкинлекләр арта, тормыш шартлары яхшыра. Шуңа бәйле рәвештә минем дә ике сөенечем бар... Беренчесе - Кәзкәй авылының, ниһаять, чиста сулы булуы. Чөнки инде бик күп еллар су проблемасы авыл халкының иң зур борчуы булды. Эчәргә яраклы булмавы бер хәл, юынырга да куркыныч иде. Су белән күбрәк...

Авыл җирендә яшәүчеләргә дә мөмкинлекләр арта, тормыш шартлары яхшыра. Шуңа бәйле рәвештә минем дә ике сөенечем бар...
Беренчесе - Кәзкәй авылының, ниһаять, чиста сулы булуы. Чөнки инде бик күп еллар су проблемасы авыл халкының иң зур борчуы булды. Эчәргә яраклы булмавы бер хәл, юынырга да куркыныч иде. Су белән күбрәк кайнашсаң, куллар кап-кара була, лимон кисәге белән чистартмыйча, кеше арасына чыгам димә. Кер агармый, бер су агызуга раковина сап-сары, иң аянычы, оныкларны юындырсаң, тәннәре кызарып, чабыртып чыга.
Менә ике айдан артык инде, бу хәлләргә нокта куеп, краннарыбыздан чиста су ага. Хәтта, ныгытып ышанырга, сөенергә куркып торабыз. Чиста суыбыз озын гомерле була күрсен.
Икенче сөенечем туган авылым Чишмә белән бәйле. Инде ничәмә еллар буена безнең бакча артында, мәдәният йортының ял паркына терәлеп, чүп тавы өелде. Ул берүк вакытта чүплек тә, үләксәлек тә, кыргый җәнлек, эт, песиләргә туклану һәм яшәү урыны да булып торды. Ул яктан җил иссә, бакчада эшләү мөмкин түгел иде.
Ходайның рәхмәте, быел көз көне шушы чүплек юкка чыкты. 1-2 атна трактор гөрелтесе ишетелеп торды. Зур чокыр казып, чүп тавын шунда тутырдылар да, үлән чәчәрлек итеп тигезләп куйдылар. "Тракторчысына чыгып рәхмәт тә әйтә алмадым, гәҗиткә язып булса да, әйт әле. Бик әйбәт булды", - ди минем әнкәй, сөенеп.
Авыл халкын кайгыртып, бу эшләрне планлаштыручыларга, оештыручыларга, турыдан-туры катнашып башкаручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтлебез.
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, игелек җирдә ятмас, ди бит халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев