Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чисталык икеайлыгы уңаеннан Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимиров район халкына мөрәҗәгать белән чыкты

Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитә. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимиров район халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башлана....

Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитә. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Шул уңайдан Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимиров район халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Хөрмәтле актанышлылар!
Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башлана. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора.
Ике айлык уздыруның төп максатлары:
- җирлектә гомуми халык катнашуын тәэмин итеп, үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, урам юлларын, кварталларны чүп-чардан арындыру, төзү-төзекләндерү, урамнардагы ком өемнәрен, төзелеш материалларын, төрле техниканы алып бетерү;
- чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү, чүп контейнерлары куела торган мәйданчыкларны ремонтлау, яңаларын ясау;
- шәхси хуҗалыклар һәм күп фатирлы йортлар, медицина, сәүдә, мәдәни агарту, мәгариф һәм социаль-көнкүреш учреждениеләре тирәсеннән, чүп савытларыннан көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны вакытында алдыруны тәэмин итү буенча чаралар күрү;
- ял паркларын тәртипкә китерү, ремонт эшләре башкару;
- Нөркә, Бүләк урманнарын һәм узган елда утырткан урман полосаларын чистарту;
- җирлектәге агачларга, куакларга, барлык төр үсемлекләргә ревизия ясап чыгу, шул нигездә, яңаларны утырту һәм койма белән әйләндереп алу;
- зиратларны, су чыганакларын тәртипкә китерү;
- урам коймаларын, йортларның тәрәзә рамнарын буяу;
- һәр оешма, предприятие, җәмәгать оешмалары, торак йортлар яннарында, скверларда, махсус схема нигезендә, чәчәкләр утырту өчен кара балчык кайтарып урыннар әзерләү һәм утырту;
- балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, яңаларын ясау.
Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев