Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чит илдә-безнең кургәзмә!

Казах халкына милли кургәзмә хуш килде!

Без, Балалар иҗат үзәге коллективы, Казахстан иленең сихри Урал шәһәрендә сабантуй үткәрү чарасында катнаштык. Беренчедән, күркәм бәйрәмне уздыру өчен табигать матур, кояшлы көнен бүләк итте. Икенчедән, казах халкы безне бик яратып, хөрмәт белән каршы алды.

Гүзәл Актанышыбыздан  бик ерак булсак та, без үзебезне чит илдә дип  хис итмәдек. Чөнки шушы 4 көн дәвамында  кан кардәшләребез – казах халкы белән дустанә мөнәсәбәттә булдык.Бу бәйрәмдә түгәрәккә йөрүче балаларның, педагогларның кул эшләреннән татар милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган иҗади күргәзмә оештырдык. Казах халкына милли күргәзмә хуш килде, һәрбер кул эшен игътибар белән карап, кызыксынып, бик күп сораулар яудырды. Без казах халкы белән очрашуга бик шатбыз, шушы уздырган чараның төп максаты – үзара аралашуга шартлар тудыру, бер-беребезгә хөрмәт һәм ихтирамны арттыру. Казахстан иле, аның ачык йөзле халкы, хуш ис бөркегән алма бакчалары, дулкынлаган җаек, искитмәле табигате дә безгә якты хисләр, татлы мизгелләр буләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев