Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чит илдә калган туристлар Россиягә Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисыр аша кайта алачак

Чит илдә калган туристлар Россиягә ничек кайтачак? Россия самолетлары өчен һава киңлеге ябылганнан соң Европада калган Россия туристлары өйләренә өченче илләр аша кайта алачак.

                 Мисал өчен, рейслар Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисыр аша оештырылачак. Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Дмитрий Горин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.  

          «Авиаэлемтә ябылу аркасында хәзер туроператорлар Ростуризм белән Венгрия башкаласы — Будапешттан 400 мөстәкыйль һәм оешкан туристны, Болгариядән 500 туристны һәм Португалиянең Мадейра төбәгеннән 200гә якын туристны өйләренә алып кайту мәсьәләсен хәл итә, — диде белгеч. — Хәзерге вакытта Бөек Британия, Словения һәм Австриядә Россия туристлары бар. Өченче илләр, шул исәптән Истанбул, Дубай, Әбү-Даби, Доха һәм Каһирә шәһәрләре, шулай ук бүтән ачык дәүләтләр аша транзит рейслар карала».

 Россиялеләр бүген Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Мисыр һәм Мальдив утрауларына ял итәргә бара ала, дип искәртте Горин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев